Яхшы мөнәсәбәт — уңыш нигезе (+фоторепортаж)
Гади шофердан эшмәкәргәчә юл Хезмәт юлын гади шофер буларак башлап, аннан соң бары тик үзенең тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә шәхси эшмәкәргә кадәр күтәрелеп, бүгенге көндә район һәм республика белән генә түгел, ә чит регионнар белән дә хезмәттәшлек итүче Илдар Галиуллинны районыбызда белмәгән кеше аздыр. «КамАЗ» руле артында йөреп, әлеге эшнең...
Ремонт, шиномонтаж, мойка...
Галиуллин ширкәтендә чыннан да үз хезмәтләренең чын осталары гына эшли, двигательләр җыю цехының әйдәп баручы белгечләре - Тәбрис Йосыпов, Камил Кадыров, Хәбибулла Кадыров, «алтын куллы» эретеп ябыштыручы - Илнур Закиров, ягулык аппаратларын ремонтлау һәм көйләү участогында хезмәт куючы - Фәнил Галимҗанов һәм Илсур Әхмадуллиннар, ә алар белән җитәкчелек итү Фоат абый Борһановка йөкләнгән. Ике дистә ел биредә хезмәт куючы Фоат абый киләчәккә планнар турында кызыксынгач: - Яңа эшләр башламабыз инде, булганын заманча таләпләр буенча башкарып, технологияне камилләштереп эшләргә иде. Ә төп максатыбыз - хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, - диде. Чыннан да бу базада бар да бар бит инде. 2004 елдан башланган төзелеш ел да дәвам иткән, үсеш алган һәм шуның нәтиҗәсе буларак, бүгенге көндә биредә машинаңа запас частьлар гына алып калмыйча, шиномонтаж хезмәтеннән дә файдалана аласың, развал-схождениене дә үтеп була, машинаңны ялт итеп юдырып та чыгаралар. Ә үзең ул арада «Зиләйлә»дә тамак ялгап ала аласың. Ләкин әйдәгез, тәртип буенча барыйк әле.
Йөк машиналарыннан тыш биредә шулай ук җиңел машиналарны да ремонтлыйлар. Аларында да машиналарны биш бармакларыдай белүче, машиналарның барлык агрегатларын да ремонтлаучы осталар эшли: Флүн Галимҗанов, Нияз Галиуллин һәм башкалар. Ә инде җиңел машиналарның юлдан туры итеп җилдереп һәм ватылмыйча йөрүен булдыручы тырыш егетләрнең берсе Илгизәр Галиуллин үз эшен һөнәри югарылыкта башкара. Биредә һәрбер эшкә Юрий Егоров белән Илнур Галиуллин җаваплы. Әлбәттә, кулдаш, фикердәшләр көчле белгечләр булганда, әлеге юнәлештә эшләүнең үз җиңеллекләре дә бар. Һәм Илдар Галимулловичка Фоат Борһанов, Юрий Егоров кебек хезмәттәшләреннән уңыш елмайган. Шулай ук әлеге оешманың киләчәге дә ышанычлы кулларда. Чөнки бүгенге көндә Илдар Галимулловичның олы улы Илнур биредә хезмәт куя, әтисеннән хезмәт серләренә төшенеп, гаилә бизнесының лаеклы дәвамчысы булырга әзерләнә. Ә кече улы Марат әтисе һөнәрен сайлап, әлегә Казанның автотранспорт техникумында белем ала.
Запас частьларга ассортимент киң
Запас частьлар сату да ике бүлектә башкарыла. Беренчесендә Гөлия һәм Азат Закировлар эшли. - Бөтен төр җиңел машиналарга да запас частьларыбыз бар, «ВАЗ», «Газель» машиналарына ассортиментыбыз киң күләмдә. Ә менә чит ил машиналарына заявка белән кайтарабыз, - ди Гөлия Закирова. Коллективның бердәм, дус, туганчылыклы булуын да ассызыклап үтте ул: - Хезмәттәшләрем бик әйбәт, киңәшләшеп эшлибез. Авыр вакытларда гел үзләре беренче булып ярдәм кулы сузалар. Бик зур рәхмәт барчасына.
Ә йөк машиналарына запас частьлар сату ягында Әлфис Газизуллин, Илсур Корбанов, Альфред Антонов тырышып хезмәт куя. Алар складта булган күптөрле запас частьларны клиентларга табып бирүче дә, заявкалар алып калучы да. Ремонт эшләрен башкаруда, шулай ук запас частьлар алып кайтуда оешма шоферы Фәргать Мөхәммәтҗановның өлеше зур. Ул шофер гына түгел, ә берничә төрле станокта эшләүче оста да.
Запас частьлар алып кайту эше дә Фоат Борһановка йөкләнгән. Чаллыдан үзләре алып кайтса, Түбән Новгород, Казан, Ульян, Йошкар-Ола һәм башка регионнардан төрле техникаларга кирәк-яракларны заказ белән даими кайтарып торалар.
Тимер-томыр арасында гүзәл затларны очратырмын димәсәң дә, биредә алар бар. Әлбәттә, иң беренче чиратта бухгалтерлык эшен алып баручыларны атап китик, алар - Альбина Гыйльмуллина һәм Лилия Юнысова. Саннар дәрьясында гизүче әлеге гүзәл затларның төп юлдашы җаваплылык дияр идем. Чөнки әлеге сыйфатларга ия булмаган бухгалтерлар биредә эшли алырлар идеме икән? Һәркайсы үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкарып, йөзләрендә елмаю балкыгында да эшкә җитди карарга кирәклекне истән чыгармыйлар. Оешмада эш белән беррәттән чисталык, матурлык турында да онытмыйлар, гөлләр, чәчәкләр үстерәләр. Машина юу кебек четерекле эшне дә биредә хатын-кызлар башкара. Алар - Светлана Хәбибрахманова һәм Людмила Петрова.
«Зиләйлә» - тәмле ризык, якты йөз
Иң тәмле пешерүчеләрне үзенә туплаган, инде дистә ел эчендә үзен бөтен яклап танытырга өлгергән кафе белән дә якыннанрак танышып узыйк. «Зиләйлә»дә көннең төрле вакытында кереп тамак ялгап чыгып була. Менюлары һәрчак тулы, ә ризыклары бик тәмле. Иркен залларында туй, юбилей, төрле корпоративлар үткәреп була, ә кече залда кечкенә коллектив белән утыру өчен бөтен мөмкинлек тудырылган.
P.S.Бүгенге көндә күңеленә тынычлыкны Илдар Галимуллович табигать почмагында урнашкан кортлыгында таба. Көчле авыруны җиңеп чыккан эшмәкәрнең киләчәктә дә районыбыз өчен файда китерүче эшләр башкарып, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең төп ярдәмчесе булып калачагы берәү өчен дә сер түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев