Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яхшы кешеләр күп икән

11 май төнендә янгын чыгып, әле төзегән чакта банктан алган кредитлары да түләнеп бетмәгән хуҗалыгыбызга зур зыян килде.

Афәттән соң барлык туганнар, кодалар, урамыбызда яшәүчеләр шунда ук ярдәм кулы суздылар. Кодабыз Рафис Галиев гаиләсенең ярдәме аеруча зур булды. Район хакимияте дә игътибарсыз калдырмады. Хакимият башлыгы үтенече белән җирле оешмалар акчалата ярдәм күрсәттеләр. Балтач шәһәр җирлеге, суд приставы, редакция, “МДСУ-1”, Чепья торак-коммуналь хуҗалыгы, “Водстрой”, “Алга”, “Кызыл юл”, “Труд”, “Арбор”, “Уңыш”, “Кама”, “Активист”, Тукай исемендәге хуҗалык җитәкчеләре акча күчерү мөмкинлеген таптылар. Районыбызда миһербанлы җитәкчеләр, яхшы кешеләр күп икән әле. Кыен чакта ялгыз түгеллегеңне белеп сөенәсең.


Нурзидә һәм Хәлил Нәкыйповлар,
Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты