Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Якташыбыз Әмир Шәрәфиев тынычландырды, тынычландыруын...

Өскә свитер киеп, җиләк җыйган юк иде әле. Башкортстанда әнә җиләк кырларын кар каплаган, ди. Хәер, ерак барасы юк, үзебезнең Кенәбаш авылында да таеп егыла торган итеп боз яуган иде...

Өскә свитер киеп, җиләк җыйган юк иде әле. Башкортстанда әнә җиләк кырларын кар каплаган, ди.

Хәер, ерак барасы юк, үзебезнең Кенәбаш авылында да таеп егыла торган итеп боз яуган иде...

Җәйнең кыл уртасына җитсәк тә, без көткән эсселәр килергә ашыкмый әле. Тиз генә килмәс тә кебек.

Казан университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев та өметләнерлек сүзләр әйтмәде. – Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 17 июльгә кадәр шушы һава торышы сакланачак. Көндез җылылык уртача 20 градус, төнлә 13-14 градус булыр дип фаразлана. Температура нормадан 3-4 градуска түбән. Июль аена хас температура түгел бу, әлбәттә. Һава торышы атмосфера фронтлары йогынтысы аркасында тотрыксыз булып кала. Явым-төшемнәр дә күзәтелә, – диде ул безгә.

Балтач районында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев тә, кыш көне суыклар булмагач, җәе дә эссе түгел, ди. Ноябрь аенда кинәт кенә булып алган суыклар май аеның да эссе киләсенә ишарә булган һәм шулай килеп чыкты да.

– 30 градус эсселекне май аенда күптән күргән юк иде әле. Аның каравы, җәй уртасы алай сөендерми. Бакчачыларга да күңелле түгел. Кыяр-помидорларга җылы җитми, – ди ул.

Шулай да, 15 июльдән соң җылыта башламагае, дип тынычландырды тагын үзе.

Әмир абый да, август ае әйбәт киләчәк, дигән өметтә. Әмма кырау иртә төшү куркынычы бар икән. Май ае эссе килеп, җәе салкынча булган елларда бәрәңгегә кырау төшү ихтималы зур, имеш.

Дилбәр Гарифуллина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы