Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Якташыбыз Азат Габделфәрт улы Латыпов – республика хастаханәсендә танылган табиб-хирург

Азат Латыпов республиканың яман шеш авырулары хастаханәсендә эшкә кала һәм бүгенге көндә ашказаны һәм үңәч авырулары бүлегендә табиб-хирург булып хезмәт куя. Шушы көннәрдә аның тарафыннан республикада беренче булып, яман шеш авырулы ашказанын һәм үңәчне алыштырып куюның яңа ысулы эшләнелде.

Язмамның бүген сезнең белән таныштырасы герое Балтач районы, Салавыч авылында туып, бүгенге көндә Биектау станциясендә яшәүче табиб Латыпов Азат Габделфәрт улы.
Габделфәрт абый һәм Нурия апа гаиләсендә дөньяга килеп, 7нче сыйныфтан табиб булырга хыялланган яшь егет үзенең хыялын тормышка ашыра. Салавыч урта белем бирү мәктәбен медальгә тәмамлап, Казан медицина югары уку йортында белем ала. 7 ел укып, табиб дипломы алгач, Биектау үзәк район хастаханәсенә табиб-хирург булып эшкә урна ша. Районда эшләү дәверендә авыруларның һәм халыкның ихтирамын яулый. Йомшак кул лары белән күпме авыруларга операцияләр ясап, аларны яңадан тормышка кайтара.
2000 елда белемен күтәрү өчен ординатурага укырга керә. 2002 елда тәмамлап республиканың яман шеш авырулары хастаханәсендә эшкә кала һәм бүгенге көндә ашказаны һәм үңәч авырулары бүлегендә табиб-хирург булып хезмәт куя.Азат Габделфәрт улы үз эшенең остасы. Көннең кайсы вакытында мөрәҗәгать итмә, ул сине игътибар белән тыңлый. Киңәшләрен бирә, һәрвакыт булышырга әзер.
Минем үземнең дә туганым шушы бүлектә ятып, дәваланып чыкты. Бүгенге көндә шушындый ярдәмчел, алтын куллы табибка рәхмәтләрем чиксез зур.
Азат әфәнденең фән өлкәсендә дә уңышлары бик зур. 2007 елда кандидатлык диссертациясен яклап, медицина фәннәре кандидаты дигән исемгә лаек була. Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә белемен күтәрә. Шушы көннәрдә аның тарафыннан республикада беренче булып, яман шеш авырулы ашказанын һәм үңәчне алыштырып куюның яңа ысулы эшләнелде.
Язмамны тәмамлап Азат Габделфәрт улын медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшендә зурдан-зур уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250