Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Якташыбыз, Харис хәзрәт Салихов - Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты

Быел Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе тарихта беренче тапкыр дин эшлеклесенә биреләчәк. Харис хәзрәт Салихов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ни өчен алдагы елларда дин әһелләре Тукай премиясенә лаек булмаганлыгы турындагы фикерләрен әйтте.

2017 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе биреләчәк шәхесләр мәгълүм булды. Шуларның берсе - "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы Харис Салихов. Бүләк аңа "А.Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары", "Дин һәм фән" китаплары өчен тапшырылачак.
"Элек дин дәүләттән аерылган иде. Шул сәбәпле Тукай премиясенә кандидатларны билгеләгәндә, дин әһелләрен гомумән карамадылар. Соңгы 10 елда Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Татарстан республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев бу мәсьәләгә игътибар бирә башладылар. Дин дәүләттән аерылган булса да, җәмгыятьтән аерылмады. Хакимиятнең кешеләрне тәрбияләүнең иң асыл юлы - диннең фән белән бергәлеген таныту", - ди Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
Харис хәзрәт Салихов мәктәпләрдә дин дәресләре дә укытылырга тиеш дип саный: "Мин Россия Президенты Владимир Путинга мәктәпләрдә фән һәм дин бергә укытылган очракта гына без идеяле балалар тәрбияли алабыз дип хат яздым. Башка методика, башка ысул юк. Алар кулланылып карады, әмма абсурд булып чыктылар" - диде ул.
Хәзрәт Тукай премиясендә бирелгән акчаларны ятим балаларга бүлеп бирәчәге турында әйтте: "Безнең карамакта 35 ятим бала бар, аларның әтиләре Бесланда, Чечняда, Ингушетия, Кабарда-Балкариядә һәм Татарстанда бандитлар тарафыннан үтерелгәннәр. Дәүләт премиясеннән килгән акчаны бу балаларга бүлеп бирәчәкбез, алар аңа күбрәк мохтаҗ", - диде .
Салихов Харис Салихҗан улы 1927 елның 30 июлендә Балтач районының Чутай авылында туган. 1942-1943 елларда Арча педагогия училищесында укый. 1944 елдан армия хезмәтенә алынып, Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты карамагында, Татарстан эчке эшләр министрлыгында эшли. Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанның "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы.
Алмаз Шиһабетдинов
tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250