Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Якын көннәрдә Татарстанда җепшек кар һәм яңгырлар көтелә

Синоптиклар иртәгәдән Һава торышы бозыла дип фаразлый, Татарстан төньяк циклон йогынтысына эләгә.

31 нче марттан ягъни чәршәмбе көнне Татарстанга төньяк циклон килеп җитәчәк, ул республикага көчле җил һәм явым-төшемнәр алып киләчәк, дип фаразлый синоптиклар .

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, мартның соңгы көнендә исә Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә -2, -7 градус салкын булса, көндез +3, +8 градуска кадәр җылыта.

1 һәм 2 апрельдә дә хәл яхшырмаячак, җепшек кар, яңгыр һәм буран көтелә. Шулай ук урыны белән көчле җил, көньяк-көнбатыштан,  секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура -3, +2, көндез +4, +9 градус тәшкил итәчәк.

«Шимбә көнне республикада урыны белән яңгыр явачак. Температура фоны әллә ни үзгәрми: төнлә -3, +2 градус булса, көндез +5, +10 градуска кадәр җылытачак», - диелә синоптикларның фаразында.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы