Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Якыннарың юлга чыкса, идән юма!

Кешене озаткач, тагын нәрсәләр эшләргә ярамый?

Өйдән кемдер ерак юлга чыгып китсә, әбиләребез дә, әниләребез дә идәнне себерергә, юарга ярамавы турында кисәтә иде.

Электән үк килгән сынамыш буенча, идәнне себереп, кешенең бу йортта булган эзләрен бетерәбез икән. Әгәр бу вакытта гаилә әгъзасы яки якын кеше юлда булса, ул адашырга яки кире әйләнеп кайтмаска мөмкин. Яки ул юлда кыен хәлгә, уйламаган бәхетсезлеккә очравы бар, дип уйлаганнар. Шуңа күрә, юлдагы кеше тиешле урынга барып җиткәч, яки икенче көнне иртән таң аткач кына өйдәге җыештыру эшләренә тотынганнар, дип яза Кызыл таң.


 
Фото: zhenskij.mirtesen.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар