Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Якыннарыгызны ни белән сыйлыйсыз?

Шимбә-якшәмбе җитсә, хуҗабикәләрне бу атнада нәрсә пешерим икән, дигән сорау борчый. Булдымы шундый хәл? Киләсе шимбә-ялга әзер булып торсын әле, сезгә бер рецепт.

Гәрчә, хәзер инде көн дә тәмледән-тәмлене генә ашыйбыз. Шунлыктан, ниндидер үзенчәлекле әйбер пешерергә тырышабыз. Бүген сезгә файдалы да, тәмле дә булган бавыр коймагы рецептын җибәрәбез. Тәмле булсын!

БАВЫР КОЙМАКЛАРЫ

Кирәкле продуктлар
250 грамм бавыр
1 йомырка
200 г.кефир
3-4 аш кашыгы он (карабодай оны салсагыз була)
1-2 а.к. сыек май, тәменчә тоз.

Бавырны иттарткычтан чыгарасы (мин блендерда әйләндердем), барлык ингредиентларны кушып, коймак камыры ясыйсы, коймак өчен сыек тоелса, онны тагын өстәгез әзрәк.
Коймакларны кызу табада ике яклап кыздырасы, аннары әзер коймакларны аерым табага тезеп, өстенә башта каймак ягасы (майонез яксагыз да була, мин соңгы арада каймакка күчтем әле), аннан телемләп киселгән помидор куясы һәм өстенә сыр уасы да, 15-20 минутка 180 градуслы газ миченә озатабыз. Табынга яшеллек белән чыгарасы, кайнар килеш тә, суынгач та, бик тәмле! Сүз уңаеннан, сарымсак яратучылар уылган сырга сарымсак өстәсәгез дә була!!!

Автор Уңган хуҗабикә Рәфилә Шәмсетдинова.

PS: Дуслар аның битенә кереп сез дә тәмнүшкәләр рецептын карый аласыз! @rafilya_tatarcha_receptlar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт