Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ял итәргә Төркиягә бармый торсаң да ярар

Туризмның федераль агентлыгы татарстанлыларны Төркиягә ял итәргә барудан тыелып торырга куша.

Чөнки ике арадагы мөнәсәбәтләрнең катлаулануы нәтиҗәсендә ватандашларыбызның сәламәтлегенә, тормышына, хәтта милкенә дә куркыныч янавы ихтимал, кыскасы, террорчылар кулына эләгүең бик мөмкин. Безнең балтачлылар да Төркиядә ял итәргә ярата. Бармаска өндәүләргә колак салып, тыелып тору зыянга булмас.
Анысы-анысы, бармыйча да калырсың... ә Төркиядә күпме якташларыбыз яши, төрек егетләренә кияүгә чыккан райондашларыбыз да бар... Хәер, яхшыга юрыйк, Төркия ягы Россия белән килешергә тели, дип яза матбугат, самолетны безнекеләр түгел, урындагы террористлар бәреп төшергән, дип бара. Летчик, подполковник Олег Пешковның гәүдәсен Төркия хакимияте бүген Анкарадагы безнең илчелеккә тапшырып, Рәсәйгә озатачаклар.

Фото: http://rus-img2.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250