Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ял көннәрендә салкын булачак

Циклонга алмашка салкын антициклон килә.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Киләсе ял көннәрендә Татарстанга төньяктан салкын антициклон киләчәк. Ул республика территориясендә булган циклонны кысрыклап чыгара һәм салкын алып килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Атмосфера басымы арту белән болытлар катламы сирәгәя. Моннан тыш, төньяк-көнчыгыштан искән җил һава температурасын сизелерлек киметәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Шимбә көнне, 14 ноябрьдә, төнлә -5..-10 градус, көндез -2..- 7 градус салкын көтелә. Якшәмбе, 15 ноябрьдә, төнлә -9.. -14 градуска кадәр, көндез -4.. -9 градуска кадәр салкын фаразлана. Шул ук вакытта 14 ноябрьгә каршы төндә кар яварга мөмкин. Соңрак явым-төшем күзәтелми.

Метеорологлар киләсе атна уртасына кадәр төбәктә һава торышын антициклон билгеләячәген искәртә. Явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы -15.. -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -3..-9 градуска кадәр салкын көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы