Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ял көннәрендә салкынайтачак

Шимбә көнне -20 градуска кадәр салкын булачак.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне Идел буе төбәкләрендә, Татарстанны да кертеп, шулай ук Уралда кискен салкынаю көтелә. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Пәнҗешәмбе көнне Идел буе федераль округында, Уралда температура нормадан 3-5 градуска югарырак булса, шимбәдә үк бу төбәкләрдә температура нормадан 6-8 градуска түбән булачак», — дип билгеләп үтте метеоролог.

Галим сүзләренчә, һава торышының шулай уйнавының сәбәбе - Россиянең Европа өлешендәге көньякта кабат формалаша торган антициклон.

Шимбә көнне кайбер төбәкләрдә термометр баганалары 16-20 градуска кадәр төшәчәк. «Бу Урта Уралга да, Екатеринбургка да, Татарстанга да кагыла», — дип төгәлләштерде Вильфанд.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы салкыннар