Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җәяүлеләр кичүе түгел, сират күпере ул!

Бистәнең өченче, дүртенче номерлы бакчалары урнашкан урында иртән һәм кичен чын мәхшәр була

Хөрмәтле редакция! Бистәнең өченче, дүртенче номерлы бакчалары урнашкан урында иртән һәм кичен чын мәхшәр була. Анда җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә ничек телиләр, шулай хәрәкәт итәләр. Ике җәяүле кичүе чын мәгънәсендә сират күперенә әйләнә. Җәяүлеләр балаларын җитәкләп, кайдан һәм ничек кистереп чыга ала, шулай юлга ташлана. Дөрес, күбесе махсус урыннан чыга. Әмма юл читенә тезеп, кайчакта әнә шул зебрага куелган машиналар каплаганга, еш кына олы юлдан килүче шофер күреп өлгерми кала. Һич югы, әлеге кичүгә җиткәч, туктап, бер тын алсыннар иде. Ә алар җитәргә бер метр кала, туп-туры бәреп керә. 40 белән килгән машина да бу кыска арада туктап өлгерә алмый. Өстәвенә кыш көне. Балаларда ярый да махсус ялтырый торган билгеләр тагылган, ә өлкәннәрнең күбесендә алар юк. Машиналарны да юл уртасына диярлек тукталалар, ике яклап тезәләр, ә балалар арткы ишектән, нәкъ менә олы юл ягына төшә. Шофер әти-әнисе төшеп, тотып алганчы ул бала әллә бакчага кермим дип, юлга йөгереп чыгар, яки ялгышып, артка чигенер. Ә анда чигенер урын да калмый, иртәнге машина ташкыны... Кичен дә шул ук хәл. Бу урында берничә авария булды бит инде, һаман да шул ук кимчелекләр дәвам итә. Барысына да олы юлдан килә торган шоферларны гына гаеплиләр. Җәяүлеләр, әти-әниләр, туктаган машина хуҗалары да уйлансын иде.

Айрат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар