Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җәяүлеләр юлын үтү “сират” күперенә тиң

Күптән түгел "Чәй йорты" янындагы җәяүлеләр юлы бетерелеп, "Балтач" кафесы, ягъни ашханә каршына күчте. Бу хәлгә җәяүлеләр дә, шоферлар да ияләнеп бетә алмый әле.

Кемдер искечә "зебра"дан чыга, ә икенче очракта тиеш җирдән чыгып та шоферлар туктамый. Ләкин болары вакыт үтү белән үз җаена керер иде дә бит, ә менә кечкенә балалы әниләргә яки коляска белән хәрәкәт итүче мөмкинлеге чикле кешеләргә нишләргә соң? Яңа юлдан коляска белән берничек тә менеп тә, төшеп тә булмый. Әлеге юлны ясаганда ник бөтен нечкәлекләрен дә уйламадылар икән?! Чарасыздан машиналар юлы кырыеннан йөрергә мәҗбүр булган коляскалы әниләр өчен бу хәл аянычлы тәмамланмасынмы?! Бу мәсьәләгә район җитәкчелеге битараф калмасын иде.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев