Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ялган май, дөрес май булып чыкты (фото)

«Балтач мае» турында яз уртасында телевидение, социаль челтәрләр аша тискәре хәбәрләр пәйдә булды. Бу хәбәрләргә ышанасы килмәсә дә, тикшереп, дөреслекне үзебез табарга, дигән максат куйдык.

Балтач сөт-май комбинатында булып, анда белгечләрдән сорашып, халык фикерен өйрәнгәннән соӊ шундый нәтиҗә ясарга була: безнеӊ Балтачта эшләнә торган сыер мае нәкъ элекегечә сыйфатлы һәм кулланучылар тарафыннан яратып ала торган сөт продукты булып тора. Ә инде тискәре хәбәрләргә килгәндә - бу кемгәдер кирәк булганга башланган акция, дип уйларга кала.
Моныӊ көндәшләребез эше булуына иманыбыз камил, диләр Балтач сөт-май комбинаты хезмәткәрләре. Районыбызда җитештерелгән сыер маеныӊ, сөт продуктларыныӊ сыйфаты электән башкаларныкына караганда күпкә өстен икәнлеге ил күләмендә үткәрелгән дәрәҗәле конкурсларда медальләр, дипломнар белән раслаган. Бүгенге көндә базарлардан башлап, вак-төяк кечкенә сәүдә нокталарына кадәр барысы да Балтачныкы дип, май продукты саталар. Җитештерелә торган майныӊ күләменә караганда, Казанда сатыла торган сыер маеныӊ 10 проценты Балтачныкы, калган 90 проценты фальсификат, ягъни ясалма, ялган май. «Балтач сөт-май комбинаты» директоры Насыйбуллин Рәмзил белдерүенчә, танышлары хаттә Казахстанда да, Балтач исеме белән май сату очракларын күреп, фотосын җибәргәннәр. Бер караганда шулай данлыклы булу яхшы сыман. Димәк, Балтач маен бәһәлиләр, аныӊ яхшы сыйфатлы булуына инанганнар. Әмма моныӊ тискәре ягы да зур. Халык төрле катнашмалар кушкан, майныӊ төсләренә кадәр икенче булган товарны Балтачныкы, дип сатып ала. Бер ала, ике ала, сыйфаты булмагач, Балтач маен сыйфатсыз, дип сөйләп йөри башлый, киләчәктә чын, үзебездә җитештерелегән май тәкъдим ителсә дә, ул аны сатып алмаячак. Бу беренчедән. Икенчедән, сыйфатлы продукция җитештерүче турында тискәре фикер туарга мөмкин.
Комбинат җитәкчесе белдеүенчә, телевидениедә, төрле матбугат чараларында "Балтач мае" турында тискәре хәбәрләр, ярминкә вакытында сатыла торган сөт продуктларныӊ артуына гына китергән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Балтач сөт-май комбинатында ГОСТ таләпләре буенча җитештерелгән майда өстәмә катнашмалар юк, мондый майны пластик савытларда, сөт-май комбинаты саткан сәүдә нокталарында яисә ярминкә вакытында шушы оешма машиналарыннан оештырылган сәүдә барышында сатып алырга була.
Балтач сөт-май комбинатында яӊа төр сөт продукциясе - «спред» җитештерелә, әмма аныӊ ГОСТ таләпләренә җавап бирә торган сыер маена бернинди кагылышы юк икән. Спред - сөт белән үсемлек мае кушылып ясалган май. Аныӊ составы буенча үзенеӊ таләпләре бар. Ә ялган товар сатучылар, күп вакытта Балтач сөт-май комбинатында эшләнгән спредны сатып алып, төрле ясалма наклейкалар «сылап», «Балтач мае»на әйләндерү җаен тапканнар.
Ни өчен үсемлек мае кушылган товар да җитештерәсез дигән сорауга, комбинатныӊ баш инженеры Руслан Гатауллин җавабы түбәндәгечә булды: - «Бүгенге көндә мондый катнашмалы май ил буенча җитештерелә һәм ассортиментта төрле бәядән сатыла торган продукция дә булырга тиеш икән. Кулланучы үзенеӊ янчыгына карап, нинди май сатып алырга үзе хәл итәргә тиеш була. Аныӊ төп аермасы - составы һәм бәясе. Товарныӊ маркасын саклау өчен сөт-май комбинаты тиешле эш алып бара. Майны упаковкага төргән кәгазь һәр өч ай саен язулары белән алышынып тора, май коробкасын ябыштырган кәгазь дә бары үзләре белгәнчә эшләнә икән. Биредә ялган май алудан саклану чараларын да аӊлаттылар: беренчедән, майныӊ бәясе. Сыйфатлы сыер мае арзан була алмый, икенчедән сыер маен бары комбинат кибетләреннән һәм алар сата торган сәүдә нокталарыннан сатып алу (Казанда агропромышленность паркындагы Балтач сөт-май комбинатыныӊ аерым сәүдә ноктасы бар). Шушыларны үтәгәндә сыйфатлы, тәмле Балтач сыер мае безнеӊ өстәлләргә килеп ирешер һәм безне сөендерер, дип уйлыйк.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Роспотребнадзор оешмасыныӊ Татарстан буенча идарәсе төрле сәүдә нокталарыннан, белем һәм тәрбия бирү учреждениеләреннән 301 сөт продукциясе, шул исәптән, сыер мае үрнәкләре алынган. Тикшерелгән үрнәкләрнеӊ һәр өчесенеӊ берсе үсемлек мае кушкан ялган сыер мае булып чыккан. Барлыгы административ штрафка тарту өчен 242 беркетмә төзелгән, 1 млн. 728 меӊ 550 сум күләмендә штраф салынган. Админстратив штрафка тартылучы оешмалар арасында «Балтач сөт-майкомбинаты» юк.

Хөрмәтле кулланучылар! Әгәр дә сәүдә нокталарыннан сатып алынган сыер маеныӊ сыйфаты буенча шигегез бар икән, моны Дәуләт бюджет учреждениесе - Балтач ветеринария идарәсе лабораториясендә тикшертеп белергә була. Анализ ясау бәясе - 30 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250