Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ямьле булып гөрләп торды Балтачта Сабантуйлар

Менә ул бер ел буе сагынып көткән көн җитте - мәйданда Сабан туе гөрли, яше-карты, бала-чагасы бергә җыйналган.

Бәйрәм рухы тальян гармун моңнарында, бизәлгән атларның көмеш кыңгыраулары чыңында яңгырый. Талгын гына искән җилгә кушылып, Шушма болынына тарала. Бу мизгелдә бәйрәм сәхнәсенә район башлыгы Рамил Нотфуллин, Казаннан Татарстан Республикасының куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән һәм Мари Иле Республикасының Бәрәңге районыннан килгән җитәкчеләр күтәрелде.

Алар үзләренең бәйрәм котлауларын ирештерделәр. Авыл хуҗалыгы тармаганда фидакарь хезмәт куйган алдынгы хезмәтчәннәр һәм районыбызның "Мактаулы гражданнары" район башлыгы кулыннан бүләкләр алдылар. Иске Торҗа авылында яшәүче Агафия Петровага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президентының Котлау хаты тапшырылды.

Бил алыша батырлар
Сабантуйның бөтен матурлыгы татар көрәшендә дип юкка гына әйтми халкыбыз. Бәйрәмнең йөзек кашы булган көрәшне балалар башлап җибәрде. Айзат Гәрәев (Көек), Зөфәр Шәйхетдинов (Куныр), Марат Әхмәтҗанов (Салавыч) үз үлчәү авырлыкларында җиңүче булдылар.
Яшүсмерләр арасында Чепьядан Илнар Фазылҗанов һәм Илназ Миннемуллин, Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллин, ветераннар арасында Нормадан Рәдиф Ситдыйков, ир-егетләр арасында Айрат Габидуллин (Кенәбаш), Нурфат Шәфигуллин (Шеңшеңәр), Рамил Зәйнетдинов (Норма), Салават Әсхадуллин (Арбор) һәм Фердинанд Вәлиев чемпион булды. Үзенә генә хас матур алымнары белән Фердинанд Вәлиев абсолют батыр исемен яулады.

Бәйрәм туганнарны бергә җыйды, дусларны очраштырды, ә иң мөһиме райондашларыбыз күңелендә бетмәс-төкәнмәс, ел буена җитәрлек матур хатирәләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250