Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ямьле булып гөрләп торды тугайда Сабантуйлар

Милли бәйрәмебез булса да, Сабантуйны оештыру комитеты һәр елда берәр яңалык һәм халыкның игътибарын җәлеп итәрдәй үзенчәлекләр кертергә тырыша.

Дагыстан кунаклары канатта трюклар күрсәтеп, халыкны таң калдырдылар.
Бераздан сәхнә түрен районыбыз үзешчәннәренең җыр һәм бию коллективлары биләп алды. Шулай ук мәркәзебез йолдызлары Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, Илдар Әхмәтов, Алинә Даутова, Руслан Салихов килгән иде.
Артистлар чыгыш ясаган мәлдә спорт һәм милли уеннарга старт бирелде. Яше-карты, олысы кечесе бил алышты, күзен бәйләп әйбер кисте, кашыкка йомырка кабып йөгерде, чүлмәк ватты, капчык сугышында катнашты. Милли бәйгеләрдән тыш, сәләтлеләр үзләрен кул көрәше, гер күтәрү, шахмат, шашка, бадминтон, волейбол ярышларында сынады. Яшен тизлеге белән югарыга үрмәләгән Көектән Динар Хафизов туры баганага башына урнашкан затлы бүләкләрнең берсен 3 минут 29 секундта үзенеке итте.
Авыш багана беренчеләрдән булып Аланнан Фәнис Насыйбуллин менде. Гер күтәреп йөрүчеләр арасында Кунырдан Илгизәр Сафиуллинга тиңнәр булмады. Балтачтан Рөстәм Гатиятуллин, Рамил Зарипов (Шеңшеңәр), Илшат Галимуллин (Балтач) урында гер күтәреп үз үлчәү авырлыкларында җиңү яуладылар.
Таяк тартуда Бөрбаштан Алсу Минһаҗева һәм Апаздан Фердинанд Вәлиев барысының да борынына чиертте. Утын кисүдә Роза Хисаметдинова (Нормабаш), Радик Таҗетдинов (Сосна), парлап агач кисүдә Балтачтан Әлфия Зыятдинова һәм Рафаэль Хәкимовка тиңнәр табылмады.
Бадминтон ярышында Субаштан Азалия Хәбибуллина, Кенәдән Зөлфәт Нәбиев, капчык сугышында балалар арасында Әмир Хәйруллин (Арбор), зурлар арасында Рәдис Гыйләҗев (Көек) җиңү яуладылар.
Волейболчылар арасында Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университеты студентлары командасы иң көчлесе дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250