Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ямьле дә соң су буйлары!

Инеш, Шушма буйларының ямьле чагы. Кошлар сайрый, тал- тирәкләр тибрәлә, яшеллек күзләрне иркәли. Бар җирдә дә шулай матур булып сакланып калды микән бу су буйлары!? Юктыр, мөгаен. Таллык баскан иңкүлекләрне, чүп, тирес өеме ташланган елга ярларын гына күргән бар ләбаса.

Кеше йөрмәгәнлектән су буйлары ташландык хәлгә калып бара. Кайчакта балачак, яшьлек эзләрен эзләп төшә калсаң, чүп үләне тулы әрәмәлектән, ишелгән ярлардан кала бернәрсә дә күрмисең. Ә кайчандыр анда әтиләр көрәк белән ясаган баскыч иде, шул баскычтан алар салган басмага төшеп керләр чайкый идек. Хәзер керләрне "замана киленнәре" әйләндергәч, басма салган кеше дә юк. Хәер, юк дип әйтү дөрес булмас, елга аша аргы якка, бирге якка йөртүче барыбер бер басма була. Ә ул басма салган кешенең нинди игелекле гамәл башкарганлыгын борынгылар яхшы белэ, хәтта песи, эт - мазар таптата калсаң да (Аллам сакласын, әлбәттә), басма салырга кирәк, диләр. Норма авылын икегә бүлеп агучы инеш аша басма-күпер салган адәмгә кемнәр генә рәхмәт укымас. Шуннан халык чиләк-көянтәсен асып чишмәгә йөри. Балыкчылар монда шәп эләгә дип балык тота, вак-төяк йомышка, кунакка йөрүләрне якынайту өчен дә кирәк ул . Егетләр дә кичен кызлар янына шуннан гына элдертә.

Күңелле дә соң су буйларында! Басма янындагы иңкүлеккә лагерь балалары килеп уйный. Кәҗәләр бәтиләре белән мул печәнгә кинәнә. Суда бер оя йорт казы бибиләре белән күренгәли. Каз асрау кимеде хәзер, дәүләтнекен алалар да үстерәләр. Мәшәкатьләнеп ятмыйлар. Аргы як болынлыкка бозау, сыер арканлыйлар. Алар да үзенә күрә ямь биреп тора. Ара-тирә тәм-томнан калган чүпләр генә кәефне кыра. Балыкчылар да җимнәрдән калган полиэтилен капларын ташлап китә. Ул капларны иелеп тә алырга була (шәхсән үзем шулай иттем дә. З.Г.). Тик бүтән ташламасыннар гына. Ә шулай да елга буйлары чиста хәзер.

Экологларның хезмәт нәтиҗәсе юк түгел. Сез дә бер төшеп карагыз әле су буйларына. Бәлки гүзәл табигать урынын фотога төшереп безгә дә җибәрерсез! Истәлекле, тарихи урыннар булса, чакырыгыз, үзебез килербез! Борчыган мәсьәләләрегез булса да шалтыратыгыз! "Хезмәт"ебез битендә, сайтта редакциябезнең телефоннары бар. Табигатькә якынаеп, аның белән тыгыз мөнәсәбәттә булып яшик, җәмәгать, алай яшәү үзе бер сәламәтлек билгесе.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250