“Янасыз дип шалтыратканда мин еракта идем”
Җәйге көннәрнең берсендә Кили авылында чыккан янгынны күпләр хәтерлидер... Бер өйдән икенчесенә капкан дигән сүз йөрәкләрне дерт итте.
Утны тиз арада сүндерүләрен, бер хуҗалыкның абзар курасы янып бетүен, икенчесенең өйләренең бер өлешенә зыян килүен ишетеп, зыян күрүчеләрне белгәннәр дә, белмәгәннәр дә бик сыкранды. Һәм шул ук вакытта мал-туарның сакланып калуына, үлем-китем булмавына җиңел сулады. Шөкер, салкын көзләргә кадәр маллар да абзарлы булды, зыян килгән өй дә ныгытылды. Күптән түгел хәвеф кичергән хуҗаларның берсе Миңнегөл белән сөйләшеп тордык. Елый, сүзен дә күз яшьләре белән әйтә.
– Янасыз бит, дип шалтыратканда, Арчада яңарак кына ачылган сәүдә йортында йөри идек. Күз алларым караңгыланды. Әле ярый туганнар белән идем. Кайтып керсәм, абзар-курадан көл генә калган. Янгынны сүндергәннәр, ишегалды тулы кеше. Улларым килеп кочаклап алды... Беркемгә дә теләмим мондый хәвеф-хәтәрне, – дип үкси Миңнегөл.
Миңнегөл тормышта авырлыкларны бик күп күргән кеше. Бик зур тырышлыклар белән өй җиткезеп чыктылар, аның рәхәтен күреп калдылармы-юкмы, яшьләй ирсез калды, өч улын аякка бастырыр өчен ялгыз хатынга бик нык тырышырга туры килде. Инде бу афәтне дә җиңәргә аңа янәдән ныклы сабырлык, көч-куәт кирәк булды. ”Ярдәм итүчеләр күп булды, бер ярдәм дә булмаса, бу хәвефне җиңеп чыга алган булыр идем микән?” Шул янгын көнне дә баласының хәлсезләнеп, аңын җуюы да хәлиткеч минутларда югалып калырга мәҗбүр итә. Шөкер, көчле тетрәнүдән аяктан егылган балага тиешле ярдәм күрсәтелә, ул аякка баса.
– Мин Арчадан кайтып җиткәндә Балтач сөт-май комбинатының сөт ташучы машиналары, янгын сүндерүчеләр, авыл халкы шунда иде, – ди хуҗа ханым. – Шул көнне үк ярдәмчел бәндәләр янгыннан калган чүп-чарны җыештырдылар, барлык авыл халкына рәхмәтле мин, авылдашларыгыз бик ярдәмчел икән, дип киттеләр килгән кешеләр. Колхоз чүп төяргә “КамАЗ” машинасы бирде. Нормада яшәүче Радик Шәрипҗанов төятергә амкадорын алырга кушты, бушка, бер тиен дә акча алмады, ике көнгә бит ул, ул зур тракторларның эш башкаруларын сәгатьләп чутласаң... Улым Фаил белән Фирдүснең бөтен хезмәттәшләре, дуслары җыелышып килделәр, бик булыштылар, Аллаһының рәхмәте яусын аларга, рәхәт яшәсеннәр. Җәмгыять нинди транспорт кирәк, барысын да бирде, рәхмәт.
Кара көзләр җиткәнче Миңнегөл абзар-куралы булды. «Төзетүен үз акчама төзеттем, ә менә кирәкле чимал алырга ярдәм итүчеләр күп булды. Авыл халкы ярдәменннән өзмәде, өйдән кеше бетмәде”, ди. Җәмгыятьнең барлык тармагында эшләүчеләр 75 мең сум җыеп биргәннәр. Кили мәктәбе, улы Эмиль укыган Норма мәктәбе, сыйныфташлары, аларның әти-әниләре ярдәмнәреннән ташламаган. Туганнары рухи яктан да, матди яктан да зур терәк була. Миңнегөлнең үзенең классташлары да хәленә керә. Күрше-тирәләр дә ташламый. Әле ярый килендәше – апасы Гөлфинур (Миңнегөл аны апа дип йөртә) каршыда гына яши, эшчеләргә ашау әзерләгәндә булышып тора. Күршеләрнең тырышлыгы аркасында янгыннан коткарып калган сыер аларда тора, 2 дәү үгезе Салавычта – үз әниләрендә. Афәт булган көнне үк авылдашы Рамил Бариев гаиләсе рулонлаган печәннәр биргән. Авылларда мәчетләр булу да авыр чакларда таяныр урын. Миңнегөлләргә Кили, Салавыч, Яңа Салавыч, Курмала авылы мәчетләре нык ярдәм итә. “Район башлыгына, авыл җирлеге рәисенә дә ихластан рәхмәтлебез, хәлгә керделәр, ярдәм иттеләр, – дип дәвам итә сүзен. – Агач эшкәртүче Рәмис Галиев агач материалларыннан өзмәде, кирәк кадәр ярдәм итте. Килидәге “Турай” кибетенә һәм кибетчеләренә дә зур рәхмәт. Бик күп кеше ярдәм итте, әйтелмичә калганнар да бардыр инде, алар мине гафу итә күрсен, арада белгән кешеләр дә, белмәгәннәре дә булды. Өч бала белән ничекләр бу абзар-кураны торгызырмын, малларымны нишләтәсе булыр дип борчылып йөргән идем, хәзер исә ялгыз түгеллегемне аңладым. Авылдан киткәннәр дә ярдәм иткәч, дөньядагы рәхимлекнең барлыгына мең мәртәбәләр инандым.
Миңнегөл үзенә яхшылык кылучыларга атлаган саен рәхмәтләр укып йөри, рәхәт яшәсеннәр, авырмасыннар, хәвеф-хәтәр күрмәсеннәр дип тели ул яңа абзарындагы малларын барлаганда, ашатканда. Теләкләре чынга ашсын ялгыз ханымның, җир йөзендә миһербанлылык төшенчәсе дә дәвамлы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев