Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгында 14 яшьлек кызның гомере өзелгән

Алексеевск районы Кыркүл авылында 14 яшьлек кыз янгында калып үлгән. Һәлакәт 12 май көнне кичке 9да булган.

Фаҗига вакытында өйдә яшүсмердән кала әбисе һәм аның өйдәше булган. Өлкәннәр янгыннан чыга алганнар. Ир-атның кул-аяклары һәм башы пешкән. Кызның үле гәүдәсе тәрәзә яныннан бер метр ераклыкта табылган. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
Билгеле мәгълүматлар буенча йорт газ белән җылытылган, электр чыбыклары 5 ел элек алыштырылган. Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең ашыгыч утырышында кыз баланың ата-анасы аерылырга җыенулары һәм Әлмәттә яшәүләре билгеле булды. Кыркүл авыл җирлеге башлыгы Людмила Вашарина белдергәнчә, өлкәннәр алкоголь белән мавыкмаган.
tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250