Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгында ир белән хатын һәм 4 яшьлек балалары янып үлгән

21 декабрьдә төнлә Чүпрәле районының Матак авылындагы шәхси йортта бер катлы бүрәнә торак йортта һәм каралтыда янгын чыга. Ялкын 108 квадрат метр мәйданга тарала. Янгын аркасында 60 квадрат мәйдандагы йорт һәм 48 квадрат мәйдандагы каралтылар тулысынча янып бетә.

Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр өч кешенең үле гәүдәсен табып ала. Алар - 1968 елгы ир-ат, 1973 елгы хатын - кыз һәм 2011 елгы бала була. Янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр, 2008 елгы малайны коткарырга өлгерә. Кешеләр югары температура йогынтысыннан һәм сөрем исе белән агуланудан үлгән, дип фаразлана. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана, дип хәбәр итә Интертат.ру басмасы.
Райондашлар, бәйрәм яллары якынлашкан көндә һәрберебез уяулыкны арттырсак, игътибарлырак булсак иде. Чыршыларны бизәп куелган электр җиһазларының төзеклеген тикшерергә, саклык чаралары булдырырга, балаларны ялгыз гына калдырмаска киңәш ителә.

Фото: temakazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250