Янгында йорт хуҗасы янып үлгән (ФОТО)
Күрше Теләче районы Лесной бистәсендә 13 декабрь көнне 1934 елгы Николай Хохловның йорты янып көлгә әйләнгән.
Янгынны туктатуга, коткаручылар ишелгән һәм янган өемнәр арасыннан йорт хуҗасының гәүдәсен эзләргә керешә, ләкин берничә янган сөяктән тыш берни таба алмыйлар. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Ленар Тимерханов әйтүенчә, башта табылдыкларны кәҗә яки берәр мал калдыгы түгел микән дип уйлаганнар, чөнки алар бик вак сыман тоела, авылдашлары да Николай абзыйны Казанда яшәүче улы үзенә алып китмәде микән дип әйтә, бәлки йорт хуҗасы исәндер дигән фикер туа. Ни кызганыч, 15 декабрь көнне экспертиза нәтиҗәләре, янгында табылган калдыкларның кеше сөякләре булуын раслый...
- Беренче нәтиҗәләр буенча янгынның килеп чыгу сәбәбе, электр җиһазларын куллануда техник кагыйдәләрне үтәмәү, - ди Ленар Тимерханов.
Хөрмәтле райондашларыбыз, алда бәйрәмнәр, күңел ачулар көтелә. Уяу булыйк, ут-күздән сакланыйк, шул чакта гына без үзебезнең һәм якыннарыбызның гомерен саклап кала алырбыз.
Чыганак: http://matbugat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев