Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгында зыян күрүчеләргә ярдәм кирәк

Алдагы сәгатьләрдә Курамьял авылында булган янгын турында хәбәр иткән идек инде.

Исегезгә төшерәбез, "кызыл әтәч" хуҗаларны өйсез, мунчасыз, абзарсыз калдыра. Хуҗалыктагы бер генә әйберне дә коткарып кала алмыйлар.

Йорт хуҗасы Фәүзия Габделхаликова кызлары белән яши торган була. Алар барысы да исән-сау, бүгенге көндә туганнарында яшиләр. Бер кат кием белән урамда калган райондашларыбызга беренче чиратта өс-баш киемнәре (өс киеме размеры - 50-52, аяк киеменеке 38), урын-җир җыелмалары кирәк. Ярдәм итәргә теләк белдергән игелекле райондашларыбызның әйбеләрне Балтач бистәсендәге "Хәйрия" кибетенә китерүләрен сорыйбыз яки Курамьялга якын-тирә авылларда яшәүчеләр зыян күрүчеләрнең үзләренә илтеп тапшыра да ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250