Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгын чыккач, кыз бишенче каттан сикергән

Шаһитлар аларга бишенче каттан 15 яшьлек кызның сикерүе хакында сөйли. Аны шунда ук табиблар карый, якындагы дәваханәгә китерәләр.

4нче сентябрь кцнне Дүртөйле шәһәрендә Беренче Май урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыга. Янгын турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчер пультына 21 сәгать 31 минутта килә.

Урынга ашыгыч рәвештә янгынга каршы хезмәт һәм энергия челтәрләре хезмәткәрләре, шулай ук полиция һәм медиклар килә.

Килеп җитүгә коткаручылар кирпеч йортның дүртенче катында янгын чыкканын күрә. Шаһитлар аларга бишенче каттан 15 яшьлек кызның сикерүе хакында сөйли. Аны шунда ук табиблар карый, якындагы дәваханәгә китерәләр.

Янгын сүндерүчеләр кешеләрне эвакуацияләү өчен автобаскыч урнаштыра. Бишенче каттан аның буенча — хатын-кыз, ә дүртенче каттан ир-егет төшә.

– Янгын нәтиҗәсендә 29 кадрат метр мәйданлы фатир янды, -- дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бу хәлнең сәбәпләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре ачыклаячак, дип яза Кызыл таң.

Фото: МЧС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын