Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгын сүндерүчеләр якын килә алмый - 5 йорт дөрләп яна

Беседкада куелган яктырткычтагы кыска ялганыш Боровое Матюшинода биш йортны юк иткән янгынның сәбәбе булырга мөмкин.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Янгын мунчага терәп салынган тугыз метрлы беседкада чыккан. Анда кыска ялганыш эзләре булган яктырткыч табылган. Аны экспертизага җибәргәннәр», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, йортлар бер-берсенә якын урнашу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр су алу өчен Иделгә килә алмаган. Өстәвенә, бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләрнең юлда калдырылган машиналары да янгын урынына килүдә тоткарлык тудырган.

Янгын дүрт йорт, мунча, беседка һәм тагын бер йортның икенче катын тулысынча юк иткән. Беркем дә зыян күрмәгән.

Агентлык 21 июльдә, төнлә Боровое Матюшинодагы «Лес» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә биш торак йортның януы хакында хәбәр иткән иде.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын