Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгын турында хәбәр салучы җайланмалар ярдәмендә биш ел эчендә 103 татарстанлы уттан котылган

2016 елдан башлап республика буенча 49 Янгын турында хәбәр салучы җайланма эшләү очрагы теркәлгән.

Биш ел эчендә янгын турында хәбәр салучы җайланмалар аркасында Татарстанның 103 кешесе уттан коткарылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Тулаем алганда, 2016 елдан бирле республикада 49 янгын хәбәрчеләре эшләп китү очрагы теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 103 кеше коткарылган. Алар арасында 43 бала бар иде», — дип сөйләде Трущин.

Спикер искәртеп узганча, мондый янгын турында хәбәр итүче җайланма аркасында Алексеевск районында бер гаилә фаҗигадән котылып кала алган. Сигнализация тавышын ишетеп, 14 яшьлек яшүсмер уттан өч энесен коткарган.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы