Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгында зыян күргән ир-ат тернәкләнә алмаган

9 июнь кичендә Табар Черкене авылында бәхетсезлек очрагы теркәлгән иде. Районның янгын сүндерү бүлегенә мунча януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәч, аянычлырак хәл ачыклана.

Хуҗа кеше көчле ут нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган. Утка тирә-күршедә яшәүчеләр җәелергә ирек куймаган, аны тиз арада сүндергәннәр, дип яза Татар-информ.   

Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, тикшерү эшләре вакытында, хуҗа кешенең мунча ягуы, мичне озак элдерә алмый азаплангач, бензин яки тиз янып китүчән сыеклык кулланган булу ихтималы ачыклана.   

Зыян күрүче ир-ат “Ашыгыч ярдәм“ машинасы белән район үзәк хастаханәсенә озатыла. Кызганычка каршы, алган җәрәхәтләрдән тернәкләнә алмыйча, аның гомере өзелә, диелә хәбәрдә. 

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25606

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев