Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгында зыян күргән ирне туганнары сыендырган

Янгыннан соң аны вакытлыча район хастаханәсенә урнаштырдылар. 14 декабрь көнне ВТЭК булып, группа бирелде

6 декабрь көнне Кенәбаш авылында янгын чыгып, бер кешенең урамда калуы хакында хәбәр иткән идек. Әлеге хәлдән соң 48 яшьлек ирнең киләчәге күпләрне борчыды. Шуңа да бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык.

Бу ир әнисе белән бергә моннан берничә еллар элек Кенәбаш авылының бер йортына кайтып урнашкан була. – Риэлторлар корбаны булган алар. Кызганыч, быел әнисе вафат булды. Шуннан соң авырдан гына йөрүче әлеге ир-ат берүзе яшәде. Янгыннан соң аны вакытлыча район хастаханәсенә урнаштырдылар. 14 декабрь көнне ВТЭК булып, группа бирелде һәм бүгенге көндә аны туганнары Казанга алып китте. Ул шунда яши, - диде Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев.

Әлеге янгын буенча экспертиза үткәрелеп, тикшерүләр әле буласы. Шуңа да янгынның килеп чыгу сәбәбен электр чыбыгыннан дип фаразлап кына була, ди Балтач һәм Кукмара районара күзәтчелек бүлеге инспекторы Фәрхәт Кәримуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын