Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Янып беткән йортының нигезен әбиебезгә күрсәтергә дә куркабыз"

1 ноябрь көнне Саба районы Мишәбаш авылында янгын чыгып, 78 яшьлек Гөлсәхрә Шәрәфиеваның йорты, мунчасы, сарайлары янып бетә.

Бу көнне Гөлсәхрә әбигә Кукмарада яши торган кызы килеп, төнгә кунып калган була.

– Янгынны күрше урамдагы Рушан абый күреп калып, ишекләрен бик каты шакыган. Апа тавышка уянып, әби белән чыгып котыла алганнар. Үзләре белән документларны да алырга өлгергәннәр. Рушан абыйга бик зур рәхмәт, апабыз белән әбиебез исән калды, – дип сөйләде безгә Гөлсәхрә әбинең оныгы Сиринә.

Янгын күршеләре Илнар Яруллинның хуҗалыгына да күчкән. Аларның гаражы, мал йорты, сарайлары янып көлгә әйләнгән. Янгын сүндерүчеләр өйне саклап кала алганнар. Мал йортларында берничә сарыклары, тавыклары да булган. Гараж каршында торган машинаны тизрәк күчереп куйганнар.

– Кышка кергәндә менә шундый хәлгә тап булдык. Янгын чыгарга бер сәгать кала әби үзе дә уянган булган. Бернинди хәвеф буласын да сизмәдем ди. Ә менә гомер буе җыйган, төзегән, булдырган хуҗалык урынында бүген берк ойма утырып калды. Әбигә нигезен күрсәтергә дә куркабыз, буш җирне күреп йөрәге күтәрмәс дибез. Балалары шул авылда булса да, аларга килгәч тә кунып калмыйча, үз йортым – үз ятагым, дип, өенә ашыга иде, – ди Сиринә.

Тулырак: Шәһри Казан

Дилбәр Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын пожар