Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яралы язмышлар яки “Хушлашмый да китеп бардың”...

Норма авылында гомер иткән Мәгъфүрә апа белән Фатыйх абый Ибраһимовлар яу кырында хәбәрсез югалган уллары Харис өчен гомер буе шулай дип өзгәләнә.

Әйтерсең, туган нигездән озаткан булсалар, җиңелрәк булыр иде дә, уллары исән-сау әйләнеп кайткан булыр иде?! Һич югы үкенеч булмас иде. Гадәти укуга, Алабугага культура-агарту училищесына укырга гына озаткан булалар шул. Шуннан армия хезмәтенә китеп бара... Сугыш башлануга, армиядән яу кырына алалар. Саубуллашмый да калдык, үзебез озатканда бөтенләй башкача булыр иде, дип күп тапкырлар өзгәләнгәндер шул ата-ана йөрәге. Әнә бит, башта ук әти кешенең күңеле сизә. “Сугыш башланган” дигән хәбәрне ишетүгә, үзенә урын таба алмый ул. Эштән кайтучы Мәгъфурәсенең тыкрык борылышына ук каршысына барып:“И-и, Мәгъфурә, Герман сугыш башлаган бит, Харисыбызны бүтән күрәалырбызмы икән?” – дип өзгәләнә. Шулай булып чыга да. 23 яшьлек газизләре хәбәрсез югала...

Хатларны күп яздым дисә дә, бүген Ибраһимовларның дәвамчыларында  абыйларының нибары ике хаты саклана. “Кадерле әти-әни, сезгә үземнең сагынычлы сәламнәремне җибәреп, тигез тормыш теләп калам. Сеңелләрем Рәйсә, Тәскирә, Илгизәр һәм кечкенә сеңлем Нурияләргә үземнең кайнар сәламнәремне җибәрәм. Бу әбигә һәм Төшнәр әбигә, барлык семьяларына сагынычлы сәламнәремне җибәрәм. Башкаларга миннән сәлам. Мин әле фронтка киткәнче сездән берәр хәбәр алырмын дигән өмет белән инде бер-бер артлы хатлар язган идем. Белмим, сез аларны ала булырсызмы, юкмы. Менә бу хатыма тагы үземнең адресымны язып салам. Үземнең хәлләрем хәзергә үзгәрешсез дияргә була. Үзебез фронтта булмасак та туп һәм бомба шартлаган тавышларны ишетеп торабыз. Ашау яклары ярыйсы. Үзегездән хат алсам күпләп язарга тырышырмын. Хәзергә башка сүзем юк. Тазалыклар һәм исән-сау тиз көннәрдә күрешүләрне теләп, улыгыз Харис”, – диелә 1941 елның 16 августында язылган хатта. Хат Украинаның Черкасс өлкәсендәге Золотоноша исемле кечкенә шәһәр янында урнашкан 799 номерлы кыр почта станциясеннән салынган...

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 4 май саныннан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев