Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Ярамыйга карамый»

Чисталык икеайлыгы башлануга үз территорияләрен чистартуга җиң сызганып керешкәннәр белән беррәттән әлеге мәсьәләгә битараф булучыларны да күрергә мөмкин.

Бигрәк тә Түбән Ушма, Нөнәгәр авылларында чисталыкка салкын карыйлар. Бүгенге көнгә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе тарафыннан сулыкларны пычраткан, калдыкларны теләсә кая ташлаган өчен 20 беркетмә төзелгән. Гражданнар еш кына үз территорияләрен чистартып, чүпләрне коры елга башларына ташлый. Әлеге гамәлләр табигатьне үз кулларыбыз белән пычрату дигән сүз түгелме? Капка төпләрен бизәүче төзелеш материаллары да чисталык мәсьәләсендә иң авырткан урыннарның берсе. Чираттагы рейд вакытында Кече Лызи авылының Медведев урамында әлеге күренешнең шаһиты булырга туры килде. Ком, таш, агач материаллары һәммәсе дә «кызыл линия»дән чыкмаска тиеш дип күпме генә язсак та халык аңламый. Әллә инде аңларга теләми? Бу очракта җырдагыча «ярамыйга карамый» кебек килеп чыга түгелме соң?!
Чисталык комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250