Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яран гөл - өй докторы, килешәсезме?

Күпләребезнең өйләрендә тәрәз төбе саен яран гөл үсә. Ак, ал, кызыл, кызгылт-сары, алсу-шәмәхә төстәге чәчәкләр күзләрне иркәли, хуш исеннән бүлмәләр сафланып китә.

 Яраннарның файдалы үзлекләре күп: 

-хуш исе өйнең энергетикасын яхшырта;
-тавыш – низаглардан саклый;
-салкын тигәндә,
-тамак авыртканда,
-ютәл җәфалаганда,
-йокысызлыктан интеккәндә,
-кан басымы «уйнаганда»,
-тәндә яралар, тән пешүләр күзәтелгәндә,
-депрессия вакытында кулланалар аны.

Әйдәгез, шуларның кайберләренә генә тукталыйк. 

1. САЛКЫН ТИЮДӘН: 1 литр суга 25 гр яран яфракларын салып, 10 минут кайнатасың. Шул су белән тамакны чайкатсаң, салкын тию бик тиз үтә. 

2. ТОМАУДАН: Яран яфраклары согын борынга тамызып, томау төшүдән котылырга була. 

3. КАН БАСЫМЫННАН: Яран яфрагын беләзек турысына куеп, кан басымын җайларга мөмкин. Аның өчен яфракны кулда угалап, бераз суын чыгарырга кирәк. 

4. ОТИТ вакытында колак авыртуын басар өчен дә яраняфрагыннан файдаланалар. Йоклар алдыннан яфракны бөтереп төреп, колакка куеп торалар. 

5. ТЕШ СЫЗЛАГАНДА, яфракларны чәйнәргә кирәк. Стафилоккокны бетерә торган бактерицид матдәләр бүлеп чыгарып, яран яфраклары һәртөрле ялкынсынулардан саклый. 

6. ✅ТИРЕ ӨЧЕН: Яранның эфир майлары тирегә уңай тәэсир итә, төрле тимгелләрне бетерә, экзема кебек авыруларга каршы дәва булып тора. Шулай ук ярадагы үлекләрне суыра, пешкән, янган тирене тизрәк төзәтә.

7.✅ОСТЕОХОНДРОЗ, РАДИКУЛИТтан: Яран яфрагыннан компресс ясап, остеохондроз, радикулитны дәвалап була;

8.✅ЧӘЧЛӘРГӘ: Яран төнәтмәсе кулланып юсаң, чәч коелмый башлый. 

 9.✅АРУЛАРны бетерә, кәефне күтәрә: стресс, депрессиядән котылыр өчен яран яфрагын кулда уарга кирәк. 

10.✅ЙОКЫСЫЗЛЫКТАН интегүчеләргә дә булыша яран гөле! 10 яфракны 1 стакан кайнар суга салып,1 сәгать салкын урында тотасың. Стаканның өчтән бер өлешен эчсәң, рәхәтләнеп йоклыйсың. 

Чыганак: "Сөембикә" журналы
_____
Ә сез яран гөлен үстерәсезме, дуслар??
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев