Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ярдәм безнекеләргә дә булачак

РФ Икътисадны үстерү министрлыгы тарафыннан “Кече һәм урта эшмәкәрлекне һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларын яклау” буенча 2024 елга кадәр махсус милли проект булдырылды.

Ул үз эченә биш федераль проектны ала. Алар арасында фермерлар, авыл кооперациясен үстерү юнәлешенә караганнары да бар.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да нәкъ менә шушы юнәлешләргә ярдәм күрсәтү максатыннан булдырылган “Агростартап” проекты буенча грантлар бирүдә ярдәм оештырылган. Үткән ел бу төр грантларны  – ике миллионнан алып дүрт миллион сумга кадәр акчаларны – 103 кеше алган. Быел инде беренче конкурс җиңүчеләре ачыкланган. Алар арасында дүрт райондашыбыз да бар.

Яңгул авылында яшәүче Зөлфия Галиуллинага бу төр ярдәм җиләк үстерү өчен тәгаенләнгән.

–Ни өчен җиләк үстерү дигәндә, улыбыз Рөстәм берничә ел инде берьярым гектарда виктория җиләкләре үстерү белән шөгыльләнде. Безгә бу тармак якын. Аларны яңадан 2,6 гектарда арттырырга булдык. Бу безнең гаилә эше булачак, – ди Зөлфия ханым.

Балтач егете Риан Закиров исә бу төр грантларны 80 баш атлар үстерүгә тотачак. Аның өчен дә бу тармак чит түгел. Яшь кенә булса да, “Закировлар КФХ”сында моңа кадәр дә атлар үстерелү сәбәпле, бала чактан атлар арасында кайнашкан егет, үзен сынап карарга булган.

Әлеге грантлар игелекле булсын, уйлаган ниятләре чынга ашсын. Без исә, алар шушы юнәлешләрдә эшли башлагач, бу темага кабат кайтырбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм