Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ярларны тоташтырып

Балтач бистәсендә урнашкан «ХЭС» оешмасы бюджет һәм башка оешмаларга күпкырлы, игелекле хезмәт күрсәтә.

Заманында эшен 7-8 кешедән башлаган әлеге оешмада бүген 170тән артык кеше тупланган.

Үз эшләренең осталары: (уңнан сулга) Дилюс Мөхәммәдиев, Кәбир Габидуллин, Ансар Гарифуллин, Денис Игнатьев, Сергей Фомин, Рамил Миңнемуллин

Эшләрнең дә төрлесе – бюджет оешмаларында җылылык, сантехника, электр җиһазларын ремонтлау, автобусларны эксплуатацияләү, биналарны ремонтлау, төзелеш  алып бару, бистәбезне төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту, паркларны тәртиптә тоту һәм башка бик күп санап бетермәслек хезмәтләр башкаралар. Оешма җитәкчесе Фәһим Сибәгатуллин башкарыласы эшләрне көндәлек барлап, аның үтәлешен тәэмин итү өчен җан ата. Коллектив та куелган бурычларны җиренә җиткереп башкара. Әле менә оешманың бертөркем осталары Шушма елгасы аша яраксыз хәлгә килгән канат тарттырган, җәяүлеләр күперен куркынычсыз итеп яңадан эретеп-ябыштырып, яңа өслек җәеп, кырыйларга «МДСУ-1» ярдәме белән алынган сеткаларны тартырып чыктылар. Дилюс Мөхәммәдиев, Кәбир Габидуллин, Ансар Гарифуллин, Денис Игнатьев, Сергей Фомин, Рамил Миңнемуллин бу эшне тарсынмыйча, җиренә җиткереп башкарганнар. Рәхмәт аларга! Балтачтан Кара күлебезгә, матур табигатьле тау битләренә бара торган юл күпкә кыскарган. Туган ягыбызның кадерен белеп, аны чүпкә батырмыйча, кадерләп, гүзәллеген тоеп яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: территорияләрне төзекләндерү