Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ярларыннан чыккан Шушма бүгенгә җәелгәнме?

Су буенда беркем калмаган, качып беткән...

Кичә көне буе  диярлек район халкы су озатты. Олылар да, яшьләр дә су буена агылды, аларга балалар иярде. Әлеге гадәт борынгыдан калган, су киткәнне күреп калырга, борчуларыбызны, авырлыкларны, чирләрне алып китсен, илләр имин килсен, уңышлар мул булсын дип теләргә өйрәтәләр иде безне. Кульяулык, һич булмаса киемеңнән җеп өзеп суга агызу дигән ырым да бар иде. Хәзер ничектер, белмим, әмма без балачакта боларның барысын да үтәдек. Ә бүген исә ярларыннан ташып чыккан Шушма инде төшкән, су буенда беркем дә калмаган, качып беткән. Көне дә  бит кичтән ямьсезләнде, зәһәр җил чыкты, бөртек-бөртек карлар яуды, буранлап та алды. Бүгенге көн исә елак көзне хәтерләтә...

Булат Сәйфетдинов, Рафил Сигбатуллин һәм автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы ташу