Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ярминкәдә әйбер арзан – 22нче сентябрьдә авыл хуҗалыгы продуктлары, эшләнмәләр сату буенча Республика ярминкәсенә бармый калма

22 сентябрь көнне Казан каласының "Парк-Хаус" күңел ачу -сәүдә комплексы каршында башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә, гомуми белем бирү мәктәпләрендә, өстәмә белем бирү һәм мәктәпара уку комбинатлары учреждениеләрендә укучылар тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктлары, эшләнмәләр сату буенча Республика ярминкәсе оештырылачак.

Биредә азык-төлекне һәм башка тауарларны : әйтик, ит һәм ит ризыклары, бөртекле культуралар, яшелчә, ярмалар, җиләк-җимеш, бал һәм урмартачылыкның башка продуктлары, сөт һәм сөт ризыклары, балык, тозланган ризыклар, кайнатма, гөмбә, йомырка, икмәк, чәчәк үстерүчеләрнең продукцияләре, бәйләгән, теккән әйберләр, хуҗалык кирәк-ярагына кирәкле төрле тауарлар, итекләр, картиналар, сувенерларны арзан бәядән сатып алып булачак.

Ярминкәгә килүчеләр өчен һөнәри белем бирү укучылары концерт күрсәтәчәк.

Мондый чаралар Казанда беренче мәртәбә генә уздырылмый, ел саен үткәрелә торгач, традициягә әверелеп, шәһәр халкы арасында популярлык казанды, дип хәбәр итә башкаланың икътисадый үсеш комитеты.
Фото: http://runews24.ru/russia/kazan/30012015-31-yanvarya-v-kazani.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250