Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшь белгечләрнең машина йөртү осталыгын тикшерделәр

Бүген район ЮХИДИ бүлеге, ДОСААФ һәм «Хыял» яшьләр үзәге районыбызның яшь белгечләре арасында машина йөртү осталыгына һәм юл кагыйдәләрен белүгә кагылышлы конкурс оештырдылар.

Аның төп максаты машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә тарту һәм халыкта юл-транспорт культурасын формалаштыру иде. Конкурска һәрбер авыл җирлегеннән 18-30 яшь аралыгында бер ир-егет һәм бер гүзәл зат чакырулы иде. Районыбызда 18 авыл җирлеге булса да, әлеге конкурста бары 4се генә катнашкан. Дмитрий Алексеев һәм Ландыш Гарифуллинадан торган Салавыч авыл җирлеге командасы җиңүче булып танылды. Икенче урында Владислав Иванов һәм Жанна Иванова (Кече Лызи авыл җирлеге), өченче урында Динар Низамиев һәм Наталья Мөхәммәтҗанова (Карадуган авыл җирлеге),

дүртенче урында Руслан Әшрәпов һәм Алсу Зиатдинова (Норма авыл җирлеге). Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнарга лаек булдылар.
Альмира Филиппова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250