Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшь булып калыйм дисәң, җиләк аша

Бакчада җиләк пешә башлады. Бу тәмле җимешнең организм өчен файдасы бик зур. Белгечләр аны яшьлек эликсиры дип тә атый.

Бакча җиләгенең (виктория) җимеше генә түгел, яфраклары да витаминнарга бай. Җиләкне даими ашау хәтерне яхшырта. "Виктория" хатын-кызлар өчен дә файдалы. Ул яшәртү үзлегенә ия диләр. Составындагы элементлар җыерчыклар барлыкка килүне киметә, тән тиресе күзәнәкләрен ныгыта. Чәчләр өчен дә җиләк бик файдалы. Җиләкне косметологиядә дә кулланалар. Аңардан биткә төрле битлекләр ясыйлар.

Кешегә бер көнгә таләп ителгән С витамины организмга керсен өчен көненә биш җиләк ашау да җитә. "Виктория"дә фолий кислотасы кура җиләгенә, виноградка караганда да күбрәк. Шулай ук бу җимеш йодка бай.

Һәр файдалы нәрсәнең күп булганда зыяны да бар, диләр. Ә менә җиләк, беренче чиратта, аллергияле кешеләргә зыянлы булырга мөмкин.

"Виктория"не кан басымын көйләү өчен эчә торган дарулар белән бергә кулланырга киңәш ителми, бөерләргә авырлык килергә мөмкин.

Ашказаны авырулары булган кешеләргә дә җиләкне чамасын белеп кенә ашарга кирәк.

Җиләкнең тешнең эмаленә зыян китерүе ихтимал, ул кариесны көчәйтә.

Бакча җиләген чамасын белеп, көненә 150-200 грамм ашарга киңәш ителә. Җиләкне йогурт, каймак, катык белән болгатып ашау ашказанына файдалырак.

Тулырак: shahrikazan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр