Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Яшь инспектор» бәйгесе җиңүчеләре арасында балтачлылар да бар (фото)

Шушы көннәрдә Казанда I Республикакүләм «Яшь инспектор» («Молодой инспектор») балалар рәсемнәре һәм язмалары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Чарада ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе, полиция полковнигы, юл хәрәкәте иминлеге буенча Төп дәүләт инспекторы Рифкат Нургалиевич Миңнеханов катнашты.

2015 елның 10 февраленнән 1 августка кадәр Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка регионнарында яшәүче 5-12 яшьлек балалар «Салават күпере» журналы редакциясенә үзләренең иҗади эшләрен (рәсемнәр һәм язмалар) юлладылар. Эшләр «Иң шәп язма» һәм «Иң шәп рәсем» дигән ике номинациядә кабул ителде.

Жюри 150 дән артык эшне бәяләп, критерийларга нигезләнеп (эчтәлек һәм рәсемнең бәйге темасына туры килүе, идеянең кызыклылыгы, иҗади якын килү, эшләрнең сәнгати дәрәҗәсе, авторның яшенә туры килүе, язмаларның әдәби теле) һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләде.

Җиңүчеләр арасында райондашларыбызның булуы да сөенечле хәл. Смәел авылыннан 6 яшьлек Камилә Мөхәммәдиева «Иң шәп рәсем» номинациясендә җиңүче дип табылды. 4 яшьлек Гайшә Камалиеваның кул эшләнмәсе «Салават күпере» журналы редакциясе» филиалы директоры, язучы Зиннур Хөсниярның бүләгенә (уенчык) ия булды.
Материал Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250