Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшь каләм остасы – Дилия Вахитова

Иҗат дөньясында кайнап яшәүче Дилиябез Балтач гимназиясенең 10нчы б сыйныфында белем ала. Укудан тыш төрле фәннәрдән олимпиадаларда, конкурсларда катнаша. Шигырь язу, китап уку, бию яраткан хоббилары булып тора. Яхшы билгеләргә генә укый

Тау асты
Шул тарафка бервакыт
Ап-ак болытлар акты.
Шул яклардадыр минем
Якын җирем – тау асты.

Шул якларда беренче кат
Еланылды, кан акты.
Якын миңа шуңа күрә
Туган җирем – тау асты.

Хуш-ис сибеп чәчәкләр дә
Икенче төрле атты.
Әкият иле сыман
Тылсымлы як – тау асты.

Бик якын тау астына
Чишмәләре, инеше.
Шул ритымдадыр минем
Йөрәгемнең тибеше.

Кайда булсам да үзем
Йөрәктә урын алды,
Беркайчан да мин онытмам
Туган ягым – тау асты.
***
Авыр булса йөрәккә,
Күккә карыйм биеккә.
Рәхәт була шунда,
Болыт миңа елмайса.

Болыт мине юата,
Күзгә карап елмая.
Яңгыр тамчылары төшә
Миңа карап көлешә.

Ә мин карыйм еракка,
Болыт аркылы офыкка.
Салават күпере күр чыга
Болыт аннан бик курка.

Күпер төшкән җирләрдә,
Бик ерак бер илләдә.
Анда алтыннар бар диләр,
Шунда юллар мине илтәр.

Аның артыннан китәрмен,
Диңгезләгә җитәрмен.
Әллә алтын, әллә көмеш
Бәлки чыгар миңа өлеш?

Сәяхәт
Нәфис чәчәк, гөлләре
Җир ананың күзләре.
Бик матур бит табигать
Вакыт буйлап сәяхәт.

Кыштан башлана шул ел,
Изге гамәлләр син кыл.
Ап-ак карлар явадыр,
Сафлык булып тамадыр.

Менә җитә инде язлар да,
Кайта инде казлар да.
Сөю, бәхет чишмәсе,
Язгы чәчәк исләре.

Җәй көне рәхәт һава,
Табигать үзе дәва.
Печән, чәчәк. Җиләкләр
Ел буена җитәләр.

Җирдә булмасын сугыш,
Көз көне җый син уңыш.
Алтын яфрак коела,
Вакыт үтмәс тоела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташларыбыз иҗаты яшь талантлар яшь каләм остасы