Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Яшь урман” кем кулында?

Һәр авылның җирле атамалары бар. Бик борынгыдан килгәннәре дә, соңгы гасырда туганнары да. Әйтик, безнең авылның басу түрендә "Яшь урман" шаулап утыра. "Яшьти" дә булгангамы, ул күңелгә бик якын. Аның барлыкка килүе Бөек Ватан сугышы белән бәйле.

Борынгы заманнарда авылыбызны калын урманнар чорнап алган. Әкренләп аларны кисеп, чәчүлек ясаганнар. Бары тик инеш буендагы тау битләрендәгеләре генә сакланып калган. Ә менә "Яшь урман" тип-тигез басу читендә. Зур түгел ул, 60 гектарлы гына. Тарихы мондый. Бездә бүтән авыллар белән чагыштырганда җан башына туры килә торган басу мәйданы беркадәр зуррак. Шуңадырмы сугыш елларында басу түрендәге шушы мәйдан берничә ел рәттән эшкәртелмичә калган һәм анда урман үсеп чыккан. 1946 елда МТСтан (райондагы машина-трактор станциясе) килгән тракторлар бер метр чамасында үсеп утырган әрәмәлекне сукаларга тотынган. Ул вакытта Киров исемен йөрткән колхозыбыз рәисе сукачыларны эштән туктаткан:

- Сабыр итеп торыгыз, мин югарыдагы оешмалар һәм Арча урман хуҗалыгы җитәкчеләре белән сөйләшим әле, бәлки бу әрәмәлек үсеп җитеп, киләчәктә колхоз урманы булыр. Берәү әйтмәсә, берәү әйтер, "Җәпир урманы" дип искә алырлар.

Хуҗалык рәисе Гыйбадуллин Галимулланың кушаматы "Җәпир" булган. Совет чорында җир законнары бик кырыс, хәтта авыл читендә бер гектар чәчүлек җирен алып, терлекчелек бинасы төзетү өчен дә рөхсәт кәгазен Мәскәү оешмалары расларга тиеш иде. Галимулла агай, чыннан да, югарыдагы оешмалар белән эш йөртә алган һәм әлеге чәчүлек җире колхоз урманы булып рәсмиләштерелгән. Тик нишләптер урманга "Җәпир" атамасы ябышып калмаган. Берәүләр аны "Яшь урман" дисә, икенчеләре "Яңа урман" дип атаган.

Урман авызыннан 20 метр кергәч, янә 20 метр киңлектә алан сузыла. Хәзерге чорда аның шактый тарайган өлешләре бар. Шулай да әлеге озын алан теге вакытта бу мәйданның сукаланган икәнлеген искә төшерә. Мин "Яшь урман"ны белә башлаганда, 1949-50 елларда, аланлыкта кеше буе кырлык (урысчасы - иван-чай) үләне үсә иде. ...Алан буйлап сузылган кура җиләге төсендәге "кырлык басуы" әле дә күз алдымда. Абыем аларны чалгы белән чаба, ә мин шул таяклы үләннәрне тырма белән җыям һәм уфалла арбасына салам. Ялан тәпи булганлыктан, кырлыкның юан камылына басмыйча, җирдәге түмгәкләргә сөртенә-сөртенә булса да, үземә тапшырылган эшне башкарырга тырышам. Әлеге мәйданнарны бала-чага шулай берничә ел чистарткач, аланлыкларда печән үсә башлады. Монысы - колхозныкы. Яшүсмер чорымда мин бу урманда ат белән печән чүмәләләре тарттырдым. Ул елларда (1953-56) комбайн ташлаган салам өемен дә, печән чүмәләләрен дә эскерт салучылар янына ат белән тарттыра идек. Бер башы очлы ике метрлы таза күсәк була. Аны "шыбын" дип атыйлар. Шул шыбынны печән чүмәләсе астыннан тыгып җибәрәсең дә, күсәкнең икенче очына беркетелгән таза бау белән чүмәләне кысып, шыбынның очлы башына бәйлисең. Аннары бу бауны ат артындагы бәлүк ыргагына эләктерәсе генә кала. Ул елларда салам яки печән җыя һәм эскертли торган трактор җайланмалары юк. Эскертне дә кул көче ярдәмендә куя идек. "Яшь урман" аланында унар метр озынлыктагы дүрт-биш печән эскерте куелганын хәтерлим.

Алтмышынчы елларда урманыбызның иң матур чаклары иде, дип искә алабыз. Бу чорда аландагы печәнне трактор чапкычы покосларга салды. Трактор керә алмаган урыннар чалгы белән чабылды. Печәне фермага кайтты. Печәнгә төшкәнче без, яшьләр, йөк машинасы әрҗәсенә төялеп, бирегә ял итәргә, күңел ачарга килә идек. Ул елларда теге озын алан искиткеч матур чәчәкләргә күмелеп утыра, күпчелеген "дегет чәчәге" тәшкил итә һәм безне шәмәхә, шулай ук кура җиләге төсенә кергән, талгын җил белән чайкалып утырган, чиксез булып тоелган мәйдан каршы ала иде. Машина әрҗәсенә баскан килеш җырлый-җырлый бирегә килеп кергәндә күзгә бәрелеп торган әлеге гүзәл манзарага кем генә сокланмагандыр. Бу вакыйгадан соң ун ел чамасы вакыт үткәч, әлеге гүзәллекне сары чәчәкләр патшалыгы алмаштырды. Күрәсең, үләннәр арасында да яшәү өчен, өстенлек алу өчен ниндидер көрәш баргандыр. Үләннәр һәм чәчәкләр генә түгел, агачлар да тамыр системалары белән үзара кырыс "сугыш" алып бара икән. Беренче егерме еллыгында "Яшь урман"ыбызда урман талы өстенлек итте. Санап чыкканым да булды, 60 гектарлы шул урманда башлангыч чорда яшь наратларның саны 10-12дән артмады. Сирәк кенә каен белән усак очрый иде. Наратларның саны әле дә шул чама, әмма алар төз, зифа, юан булып үсеп җиткәннәр. 1970-80 елларда каен өстенлек алды. Урман талы биреште. Хәзер исә каен урманы гына дияргә була. Урман үсеп, баштагы 30 елда колхоз моннан шактый күп яфрак азык хәзерләде. Хәтта алтмышынчы елларда бирегә колхоз үзенең куян фермасын китереп урнаштырды. Күмәк хуҗалыкның умарталыгы да шушында килеп оялады. Терлекчеләр өчен йорт салдылар, кое казыттылар. Су 20 метр тирәнлектән чыкты. Әмма куян фермасының гомере ун елдан артмады. Умарталык кына озаграк яшәде. Авылыбыздан 5 чакрым ераклыкта булса да, ул елларда урманыбыз кайнап торды. "Яшь урман" үсеп җиткән чорда (1980-2005 еллар) биредә каен җиләге зур уңыш бирә башлады. Шул татлы нигъмәтне җыяр өчен 20-25 чакрым ераклыктагы авыллардан да бик күп кеше килде. Гөмбә җыючылар да бирегә сукмак салды. Колхоз исә, үз чиратында, җитлеккән каеннарны кисте, пилорамага ташыды. Авыл халкы урманда печән чапты, авылга газ кергәнче беркадәр утыны белән дә файдаланды.

Хәзер "Яшь урман" картайды. Дөресрәге, кирәксезгә әйләнде. Инде монда килеп беркем дә печән чапмый. Күмәк хуҗалык төргәкле печәнне капка төбенә китереп аудара. Агач арасында каен җиләге дә сирәк күренә башлады. Авылдашлар хәзер мондый затлы ризыкны җыю өчен иномаркаларга утырып, мари урманнарына йөрүне хуп күрәләр. Умарталык та бетте. Халык утынны да кирәксенми. Газ кергәч, хаҗәте юк. Урманда ауган, череп ятучы агачлар саны нык артты. "Яшь урман"ның элеккеге матурлыгы югалды. Аланлыкларны икешәр метр биеклектә үскән агулы үлән - балтырган басып алды. Хәзер бирегә ял итәргә килүче юк. Гомумән, урман ташландык, ятим хәлдә. Ул тәрбиягә мохтаҗ. Әмма моңа алынучы күренми. Аның чын хуҗасы да анык түгел. Хәзер ул күмәк хуҗалыкныкы саналмый. Ельцин идарә иткән чорда бу урман да кемдер карамагына рәсмиләштерелгән булырга мөмкин.

Мин боларның берсен дә бармактан суырып язмадым. Ничек булды, ничек бар, шулай сурәтләргә тырыштым. Берүк вакытта "Яшь урман"ыбызны символ итеп күрсәтәсем килде. Дәүләтебезне, авылларыбызны, милләтебезне, шул исәптән балаларыбызны һәм оныкларыбызны мин әнә шул "Яшь урман" рәвешендә күзаллыйм. Алар һич кенә дә мин тасвирлаган табигый урманыбыз хәленә калмасыннар иде дип телим. Халкымның теле, әхлагы, эш сөючәнлеге, табигать белән хозурлана белүе һәм буыннан-буынга сакланып килгән бүтән күркәм гореф-гадәтләре югалмасын иде дип уйланам. Бөтен дөньяда глобальләшү барган бүгенге чорда әлеге бурычны башкарып чыгу җиңел түгел. Ил күләмендә, президенттан башлап, бөтен җәмәгать оешмалары моңа алынса, нәтиҗәгә ирешеп була. Бу юнәлештә дәүләтебезнең кыйпылчыклары саналган һәрбер гаиләгә таякның иң юан өлеше төшә. Мул тормыш тудырган каршылыклар дулкынын җиңү өчен гаиләдә өлкәннәрдән һәрберсенең тиешле күләмдә көч куюы зарур. Бүгенгесе белән канәгатьләнү җитми, алга, киләчәккә карап фикер йөртү генә сафлану, яшәрү юнәлешендә файда бирер.

Рәфхәт ЗАРИПОВ,
Түнтәр авылы.
Фото: http://gotowall.com/wallpapers/%5Bgotowall.com%5D20111230_065710_8968.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250