Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшь журналистларның “Каурый каләм” конкурсы старт алды

Яшь журналистларның “Каурый каләм” III Бөтенроссия конкурсы 15 декабрьдән башланды.

Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла. Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан” һәм “Акчарлак” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр “Журналистика” яки “Публицистика” номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне kaurikalam@mail.ru электрон адресына юллыйлар. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә.   Конкурс 2019 елның 15 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре 26 апрельдә – Туган тел көнендә игълан ителәчәк.   Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә өстенлекле шартларда укырга керә алачак. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган “Алтын каләм” республика фестиваленең финалында катнашу хокукы бирелә. 

 Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев