Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшел чәй эчәргә 6 сәбәп

Чәй яратмаган кеше бар микән? Соңгы арада аеруча яшел чәй популярлык яулады. Һәм бу юкка түгел.

Яшел чәй артык килограммнардан котылырга ярдәм итә. Эчемлектәге полифеноллар метаболизмны яхшырта.

Шикәр чирен кисәтә. Яшел чәйдәге антиоксидантлар кандагы глюкоза дәрәҗәсен контрольдә тота.

Йөрәк-кан тамырлары системасын тәртипкә китерә. Көн саен бер чынаяк эчү дә кан тамырларын чистарта, тромблар булдырмый.

Күз күрүен яхшырта. Анда күзләр өчен файдалы витаминнар күп.

Альцгеймер һәм Паркинсон авыруларын кисәтә. Организмнан хәвефле радикалларны чыгара һәм нейроннар эшчәнлеген активлаштыра.

Бөерләрдән ташларны чыгара. Яшел чәйдәге экстрактлар ташларны булдырмаска да ярдәм итәдип яза Кызыл таң.

Автор: Ләйсән Якупова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшел чәй