Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшел чәйне күпме эчәргә була?

Балны күп ашасаң, ачы була башлый дигәндәй, яшел чәй никадәр файдалы булса да, чамасын белеп эчү мөһим.

Ләкин монда да карашлар икеле. Азия белгечләре тәүлегенә литр ярым эчүгә дә каршы түгел, ә көнбатыш коллегалары 750 миллилитр җитә, диләр. Мондый аермалык азыкка карата гореф-гадәтләргә дә бәйле, мөгаен. Аннары, чынаягыңның нинди булуы да роль уйный. Кытай һәм японнарның чынаягының күләме 50 миллилитрдан артмаса, без 200лесе белән эчәргә күнеккән.

Касә һәм литрларга бәйле боталчыклардан качу өчен табиблар аерым формула белән исәпләргә тәкъдим итә. Яшел чәйнең бер кешегә тәүлек нормасы 10 грамм коры үләннән артмаска тиеш.

Әйтик, 1 чәй калагына 2 грамм үлән сыя дип исәпләсәк, көненә 5 чынаяк чәй килеп чыга. Тикшерүләр күрсәтүенчә, көненә 5 касә яшел чәй эчүчеләрнең гомер озынлыгы, калганнарныкына караганда, 16 процентка озая, дип яза Өмет.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәй