Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшел чыршыга яңа тормыш бүләк итү ЫСУЛЛАРЫ

Йортыбызга бәйрәм рухы өстәп торган чыршы дустыбыз белән хушлашырга да озак калмый. Ясалма чыршыны җыеп куюның бернәрсәсе юк. Ә менә чынын чыгарып ташларга кул бармый. Соңгы төркемгә керүчеләр яшел чыршыга яңа тормыш бүләк итә ала.

Корыган чыршы агачыннан йорт өчен бик матур бизәк ясап була. Моның өчен аның үзәген берничә төпкә бүлеп, төрле шәм, күркә, сәйләннәр белән бизәргә генә кирәк (рәсемдә. – Д.Г.). Интернет киңлекләрендә корыган чыршы, нарат ботакларыннан кием элгеч, яктырткыч, кошларга җимлек ясарга да өйрәткән бик күп үрнәкләр табарга мөмкин.

Корыган чыршыны утын урынына да файдаланырга мөмкин. Ул янганда бик яхшы җылылык һәм тәмле ис бүлеп чыгара. Мангалга якканда исә корыган чыршы, нарат ботакларын салырга киңәш ителми. Андагы сумала аркасында мангалда пешкән итнең тәме бозылачак.

Чыршы ылысы – менә дигән ашлама. Ул туфракны файдалы микроэлементлар белән тукландыра. Туфракны салкыннардан саклау өчен дә анда ылыс түшәргә киңәш ителә. Бакчасы булмаган кеше ылысны бүлмә гөлләре өчен ашлама сыйфатында да файдалана ала. Моның өчен гөл төбенә сибелгән ылыс өстенә кайнар су сибеп алу да җитә.

Чыршы ылысларын чүпрәк капчыкка салып, бүлмәгә, йә булмаса, кием шкафына урнаштырырга мөмкин. Анда әфлисун кабыгы, чыршы, нарат майлары да тамызсаң, якын-тирәгә хуш ис бөркелеп торачак.

Чыршы ылыслары бронхиттан котылырга ярдәм итә. Моның өчен 200 грамм ылысны кәстрүлгә салып, өстенә кайнар су коярга кирәк. Аннары шушы кәстрүл өстенә капланып, ылыстан бөркелгән парны сулап, ингаляция ясарга киңәш ителә.

https://vatantat.ru/2021/01/43664/

Фото: https://vatantat.ru/2021/01/43664/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыршы бәйрәм рухы