Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Яшел үлән ашаган сыерның сөте сарырак була. Әмма..."

Татарстаныбызда сыйфатлы продукция җитештерүчеләр саны арта бара.

Шундый ризыкларның берсе – “Каприно” сырлары. Аны Лаеш районында ясыйлар. Заводның генераль директоры Наилә ханым Спарта сүзләренчә, сыр ясау алар өчен хобби буларак башланган эш.

– Бу эш белән шөгыльләнү идеясе минеке. Казанның Кремль урамындагы кунакханә хуҗасы Джузеппе Спарта да мине хуплап, итальян сырларын ясарга теләге булуын әйтте. Ул моның өчен итальян технологларын, итальяннарның сыр ясый торган җиһазларын җәлеп итте, – ди Наилә ханым.

Хыялларын тормышка ашыру өчен алар Лаеш районының Столбище авылындагы “Вамин”ның элеккеге заводын сатып ала. Заводның эшләми торган өлешендәге иске җиһазларны алып куела, цехларның берсендә тулысынча ремонт эшләре уздырыла һәм яңадан җиһазландырыла. Заводны 2018 елда сатып алалар, ә эшләрен 2019да башлап җибәрәләр.
– Итальян технологы чакыртып, хезмәткәрләребезне укыттык. Технологларыбызның берсе Мәскәүгә барып, белемен яңартып кайтты. Иске завод җиһазлары зур күләмдә сөт эшкәртүгә корылган иде. Өстәвенә, андый зур җиһазларны дезинфекцияләп бетерү дә мөмкин түгел. Без үзебезгә, кечерәк күләмдә җитештерүгә җайлаштырылган җиһазлар кайтарттык. Хәзер бездә 6 кеше эшли. Көн саен 500-600 килограмм сөт эшкәртәбез, – ди Наилә Спарта.

Аның сүзләренчә, сөт тармагындагы башка сәнәгать оешмалары белән чагыштырганда, алар бик кечкенә күләмдә сыр җитештерә.
– Аз күләмдә җитештерүебезнең сәбәбе чималга да бәйле. Безнең районда һәм күрше-тирәсендә бик яхшы сыйфатлы сөт җитештерелә. Әмма аларның барысы да итальян сырларын ясау өчен туры килми. Чөнки сөттә аксым мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш. Аксым күбрәк булган саен сыр да күбрәк чыга, файдалырак та була. Моның өчен махсус токымлы сыерлар кирәк. Безгә туры килә торган сөт җитештерүчеләрне бик озак эзләдек, сайладык һәм хәзер ике фермер белән эшлибез, – диде Наилә Спарта.

Сыйфатлы чимал алыр өчен сыерларны ел дәвамында бер төрле рацион белән ашатырга кирәк. Белгәнебезчә, җәй җиткәч малларны болынлыкка чыгарсаң, сөтнең составы да, төсе дә үзгәрә.
– Яшел үлән ашаган сыерның сөте сарырак була. Әлбәттә, ул файдалырак. Шулай да, сары төстәге моцарелла һәм бурратта сырын клиентлар кабул итмәячәк. Без фермерларга моны аңлаттык һәм рационны кискен үзгәртмәүләрен сорадык. Әлбәттә алар сыерга яшел үлән ашата ала. Әмма аны рационга аз-азлап кына кертергә кирәк. Сөт бәясен ярыйсы ук югары бәядән сатып алабыз, шуңа алар да безне ишетте, – дип аңлатты сыр ясаучы белгеч.

Лилия ЛОКМАНОВА

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yashel-ln-ashagan-syerny-ste-saryrak-bula-mma

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев