Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшел Үзәндә кардан 5 метр биеклектәге үгез фигурасын ясаганнар

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы белән, якынлашып килүче 2021 ел символы шәһәрдә барлыкка килгән.

Яшел Үзәндә 2021 ел символы буларак кардан үгез фигурасын ясаганнар. Аны әзерләү өчен 48 йөк машинасы кар кирәк булган, дип хәбәр иттеләр Яшел Үзән районы матбугат хезмәтендә.

"Скульптура биеклеге – 4,5 метр, озынлыгы – 9 метр, киңлеге-3 метр. Бүгенге көндә бу республикада, бәлки, илдә дә иң зур үгез фигурасыдыр", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

2021 ел символын үз куллары белән биш көн дәвамында Кукмарадан энтузиастлар - Марсель һәм Руслан ясадылар. Кар сыны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы белән барлыкка килгән.

Тулырак: ТИ

Фото: Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кардан сын ясау