Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшелчә угычны ни өчен майларга кирәк?

Яшелчә угычны ни өчен майларга кирәк? Угычны майлап җибәрсәң, яшелчәләрнең төсе үзгәрми, кисәкләр матур була, угычны юарга да җиңеләя.

Аш-су әзерләгәндә куллана торган угычны үсемлек мае белән майларга кирәк. Бу турыда лайфхаклар сайтында язылган.

Чикләвек, яшелчә ише ризыкларны блендер бик тиз ваклап бирә. Ләкин кайбер продуктларны, мәсәлән, эретелгән сырны блендерда ваклап булмый. Моның өчен угыч кулланасы була. Угычтан уганда сырның бер өлеше ябышып кала. Аннары сыр да матур булып чыкмый. Шуңа күрә угычны майлап җибәрергә кирәк. Майлы элпә сырны да матур кисәкләргә вакларга ярдәм итә, угычны да юарга җиңел була.

Салат өчен яшелчәләр уганда да угычны майласаң яхшы. Яшелчәләрнең кисәкләре дә матур чыга, төсе дә үзгәрми.

Һәр яшелчәне аерым уарга кирәк. Яшелчәне алмаштырганда, угычны юып, кабат майларга кирәк.

Угычны ике яклап майлап җибәрегез дә рәхәтләнеп уыгыз.

Үсемлек мае ризыкның тәменә йогынты ясамый.

Каты сыр уганда майламыйча, угычны салкын су белән чылатсаң да була, диелә бу хәбәрдә.

Тулырак: Интертат

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр лайфхак