Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшен ничек барлыкка килә?

Яшен яшьнәгәндә курыкмаган кеше бар микән ул? Ә ничек барлыкка килә соң ЯШЕН? Шул турыда сөйләшик.

Нәрсә соң ул?

Яшен – күк йөзендә ялт-йолт итеп үтә торган гаять зур электр чаткысы. Ул яшенле яңгыр вакытында күзәтелә.

Нинди яшеннәр була?

Сызыклы яшен берничә тармаклы ут чаткыларыннан тора. Формасы белән агач ботакларын хәтерләтә.

Шарсыман яшен – шар формасындагы яшен. Бик сирәк күзәтелә. Яктылыгы электр лампочкасы яктылыгы кадәр генә.

Ничек барлыкка килә?

Күктә болытлар куерганнан-куера һәм кара-кучкыл яшенле яңгыр болыты барлыкка килә. Ә анда һәрвакыт боз кристаллары һәм су тамчылары була. Алар вакланалар, бер-берсенә ышкылалар. Шуның нәтиҗәсендә көчле электр энергиясе барлыкка килә. Ул яшен дип атала.

Зыяны

Яшен, агачларны, йортларны сугып, янгын чыгара. Кешегә тисә үтеререгә дә мөмкин.

Яшеннән ничек сакланырга соң?

Яшен вакытында өйдә булсаң яхшырак. Әгәр болын яки урманда калгансың икән, ялгыз, биек агач төбенә ышыкланырга ярамый. Яшен яшенләгәндә өй яисә кесә телефоныннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютер кабызырга ярамый. Тәрәзә яныннан читкә китәргә кирәк.

Яшенүткәргеч. Нәрсә ул?

Алар электр чыбыклары яки биек багана булырга мөмкин. Яшен аңа суга да, җиргә төшеп китә һәм юк була.

Бу – кызык

Яшен Җир шарында һәр секунд саен 117 мәртәбә яшенли. Шуларның яртысы – океан өстендә, калган яртысы – коры җир өстендә. Яшеннәр Венера, Юпитер, Сатурн, Уран планеталарында да күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев