Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшен сугуда көтүче һәм бер көтү сарык һәлак була

Казахстанда яшен сугуда көтүче һәм бер меӊ ярым баш сарык һәлак була. Бу хәл 6 июль көнне ачыклана.

Җангельдин районыныӊ «Айдос» хуҗалыгыныӊ 56 яшьлек көтүчесенеӊ гәүдәсен һәм 1406 баш сарык калдыкларын хайваннар ябылган җирдә, чыккан янгынны сүндергәннән соӊ табалар. Бу янгын яшен сугудан килеп чыккан, дип фаразлыйлар. Тикшерү эшләре бара.
Ничек кенә булмасын, яшен сугу очраклары безнеӊ якларда да булгалады. Узган ел Әтнә районыныда яшь ир-атныӊ яшен сугуда һәлак булганын һәркем хәтерлидер. Шуныӊ өчен, һәркемнән дә сак булу сорала. Яшен булганда, бик биек агачлар астына качу да куркыныч. Кырда яисә басуда яшен вакытында калсагыз, басып торырга яисә җиргә ятарга ярамый, кулларыгыз белән аякларыгызны кочаклап, җиргә утырырга кирәк, дип кисәтәләр.

Фото: tvzvezda.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250