Яшен яшьнәгәндә ничек исән калырга?
“Күрәчәгең булса, күркә чукып үтерә”, - дисәләр дә, яшен белән шаярырга ярамый. Хәвефсезлек кагыйдәләрен һәрчак истә тотарга кирәк.
Яшен вакытында ачык урында булсагыз:
– кесә телефонын һәм башка җайланмаларны сүндерегез, кулчатыр кулланмагыз;
– биек агачлар астына (аеруча ялгыз агач булса) яшеренмәгез. Белгечләр, аеруча имән, тупыл, чыршы, нарат астына качмаска куша;
– ышыкланыр урын булмаса, җиргә ятарга яки коры чокырга, ызанга, буразнага чүгәләргә кирәк. Җиргә якынрак булырга тырышыгыз;
– яшен вакытында урманда калсагыз, тәбәнәк үлән арасына яшеренегез;
– яшен вакытында су коенырга ярамый. Яшен күренүгә су яныннан, ярдан китегез;
– суга якын куакларга ышыкланырга да уйламагыз;
– көймәдә булсагыз, ярга таба ишегез, судан чыгу җаен карагыз;
– яшен вакытында йөгерергә, велосипедта йөрергә ярамый;
– ышык урын эзләргә туры килсә дә, йөгермәгез, сабыр гына атлап барыгыз;
– калкулыкта булсагыз, түбәнгә төшегез;
– автомобильдә китеп барсагыз, туктагыз. Бу хәтәр үтеп киткәнче биек агачлар булмаган юл читендә яки махсус тукталышта торыгыз.
– тәрәзәләрне ябыгыз, антеннаны төшерегез, машинада гына утырыгыз;
– велосипед һәм мотоциклның бу вакытта гомер өчен куркыныч тудыруы бар. Аларны җиргә яткырырга һәм, ким дигәндә, 30 метрга читкәрәк китеп торырга кирәк, дип яза Өмет.
Фото: ачык чыганак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев